Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Урта Атыда умырзаялар баш калкытты
Урта Аты авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре концерты “Елмай” бию төркеме башкаруындагы “Умырзая” биюе белән башланып китте.
Бер яктан ул гади бию генә булса, икенче күзлектән караганда язын кар астыннан башларын калкыткан умырзаялар кебек, авыл җирлегендә шытып чыккан талантларның сәхнәгә күтәрелүен тасвирлагандай булды.
Чыннан да, бу концертларның бер уңай ягы, авылда яшәүче җыр–биюгә оста яшьләрне, өлкәннәрне барлау. Эш белән генә гомер бармый бит әле, бер җилкенеп алу өчен менә дигән мөмкинлек тә бу. Җирлектә үтүе дә үзенчә уңай. Авыл халкы үз үзешчәннәре чыгышын аеруча ярата. Кайсы якка барма, мәдәният учреждениеләре биналары халык белән шыгрым тулы була. Моннан тыш халык үзләре яшәгән авыллар тарихы белән дә таныша, алар турында җырлар башкарыла. Хәзер җыр багышланмаган авыл юктыр да ул. Бу концертта да “Авылым Түбән Аты” (Алмаз Рәхимов башкаруында), “Эх, авылым, Урта Сәрдәм” (Илдар Шакиров) җырлары яңгырады.
Урта сәрдәләрнең “Сөлге чигәм”, Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның рус, Гөлдания Сабитованың шәрык биюләре, Мөхәммәдиевларның гаилә ансамбле һәм башкаларның чыгышлары тамашачыларга бик ошады.
Бәйрәм кунагы, районның хөрмәтле кешесе, район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов Колачы авылының бай тарихы белән таныштырды.
Арча Хәбәрләре