События

Казанбаш мәктәбендә “Нәүрүз” бәйрәме узды 20.03.2017

Казанбаш мәктәбендә “Нәүрүз” бәйрәме узды

Март ае-яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.

Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шундыйлардан санала. Бәйрәмгә төрле яктан бик күп кунаклар килә торган булган.

Казанбаш төп мәктәбе дә татар халкының йолаларын өйрәнү, милли тәрбия бирү максатыннан төрле тәрбияви чараларны актив рәвештә үткәреп килә. 18 нче март көнне мәктәп күләмендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең төп кунаклары Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынаштылар. Балалар карга боткасы белән сыйландылар, коймак белән чәй эчтеләр. Нәүрүзбикәне яз хакимлек итүе белән котлап, уңышлар теләп озатып калдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше спорт мәйданчыгында дәвам итте. Чанада узышу, аркан тартышу, таяк тартышу кебек традицион ярышларда укучылар бик теләп катнаштылар. Мәктәп яны укучыларның шат авазыннан яңгырап торды. Укытучылар да укучылар белән бергәләп төрле уеннарда бик теләп көч сынаштылар. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле — укучыларның теләкләре язылган хатлар салынган карачкыны яндыру булды.

Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары тарафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

Казанбаш төп мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Латыпова Райлә Галимҗановна






Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение