События

Райондашларыбыз «Ел укытучысы — 2017» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулап кайтты 21.03.2017

Райондашларыбыз «Ел укытучысы — 2017» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулап кайтты

13 -17 мартта Казан шәһәрендә «Иң яхшы — Ел укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды.

Арча районы данын Иске Чуриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы,

Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы яклады. Казан мәктәпләрендә уздырылган ачык дәресләр, мастер-класслар, методик семинар, педагогик киңәшмә һәм белем бирү проекты биремнәре укытучыларның һөнәри осталыгын  күрсәтте. Ләйсән Фоатовна  шушы  югары дәрәҗәдәге бәйгедә «Йөрәгемне балаларга бирәм», Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы “Иң яхшы –эссе””номинациясендә җиңү яулады. Зур уңышлары белән котлыйбыз!

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение