События

Орнашбашлылар Япониядә яки “тәүбә”без тәүбәме? 23.03.2017

Орнашбашлылар Япониядә яки “тәүбә”без тәүбәме?

Бүген музеебызга Орнашбаш авылының имамы Мөнир абый Касыймов тарихи яктан бик тә әһәмиятле берничә “табыш” белән килеп керде.

Аның сөйләвенә караганда, 1962 елгы төсле фоторәсемдә Орнашбаш авылы кешеләре – ике бертуган Якуб һәм Фәйзрахман Габдрахмановлар төшерелгән. Иң кызыгы шунда: фоторәсем Нурания исемле ханымга, Корбан бәйрәме белән котлап, Япониянең Кобе шәһәреннән җибәрелгән. Заманында сәүдә, алыпсатарлык эшенә гаять маһир егетләр, Якуб белән Фәйзрахман, очсызрак товар юнәлтеп булмасмы, дип Оренбург шәһәрендә яшәүче туганнары янына чыгып китә. Анда сәүдә эшенә тагын да остара төшеп, яшь малтабар егетләр, революциягә кадәр үк, Япониянең Кобе шәһәренә барып чыгалар, шунда төпләнеп тә калалар. Артык кәттә булмасалар да, әмма исемнәре дә күз уңыннан төшмәгән эшкуар булып китәләр. Якуб исемлесе япон кызы белән гаилә корып җибәрә. Япон кызының кочагына чуму соңрак аңа чит илдәге мал-мөлкәтен саклап калырга менә дигән мөмкинлек бирә. Ә Фәйзрахманы исә, Япония хөкүмәте мөселманнарны Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр итү сәбәпле, Истанбулга урнаша, шунда яшәп вафат була. (Япониягә ислам динен алып керүче һәм Токиода беренче мәчетне салдырган шәхес – Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Габдерәшит Ибраһимов булуын да онытмыйк!!!)

Икенче документка саф татар телендә, гарәп графикасы белән: “ТССҖ Эшче һәм Кызыл гаскәр вәкилләренең Казан шәһәре Советы. Казан. 1925 ел. Билет номеры 210. Шушыны күрсәтүче, “Спартак” фабриктан сайланып җибәрелгән совет әгъзасы, иптәш Юсупов, ХI нче чакрылыш Казан шәһәре Советының кандидаты булып тора. Шушы билетны күрсәтеп, шәһәр Советы әгъзасы(ның), бөтен совет мәхкәмәләренә керергә хакы бар”, – дип язылган. Мөнир абый сүзләренә караганда, Юсупов Әхмәтгали Юсуп улы, Орнашбаш авылында яшәп, Казанның “Спартак” фабрикасында эшләгән. Ул 1924-1925 елларда Казан шәһәр Советына делегат булып сайланган. Авылда яшәп, шәһәрдә эшләгән, эшләү генә түгел, ә башкаланың иҗтимагый-сәяси эшләренә дә “тыкшынып” йөргән Орнашбаш егетенә “Әфәрин!” дими, ни дисең…

Өченче документны Мөнир абый “Васыятьнамә” дип тоттырды. Укый торгач, аның үгет-нәсихәт характерындагы текст икәнлеге ачыкланды. Шулай да: “Балаларым, тату яшәгез. Карамагыз кеше сүзенә. Шәфкатьле күз белән карагыз. Бер-берегезнең йөзен онытмагыз. Бертуганнарыгызны аштан-судан калдырмагыз…” – кебек сүзләрне ананың балаларына васыяте дими, ни дисең? Шунысы игътибарга, хәтта мактауга лаек: ана кеше, өч графикада (гарәп, латин, кирилл) укый һәм яза белүе сәбәпле, киләчәк буын гарәпчә белмәс, дип, “васыятьнамәсен” кирилл язуында да (керәшен хәерефендә, ягъни татар халкы өчен “чукындырып бирелгән алфавит”та), дөрес, латин хәрефләре белән чуарлап, тәкъдим итә.

Кызганыч, Мөнир абый алып килгән китапның исемен дә, кем язганын да белә алмадым. (Шундый ук басма кулга килеп кермичә, белү мөмкин дә булмас, мөгаен). Шулай ук басылу елы да билгесез, язуы һәм кәгазенә генә карап, ХХ йөз башында дөнья күргәнлеген генә чамаларга мөмкин. Иске татар телендә, госманлы төрек теле элементлары белән чуарланган, гарәп графикасында (аять, хәдисләр – гарәпчә, татарча аңлатма белән) язылган 268 битлек китап 43 хөтбәгә бүленгән. Эчтәлекне нигездә җомга һәм гает хөтбәләре алып тора. Китапны кулга алып укый башлагач, анда гаҗәеп акыл, гыйлем хәзинәсе тупланганын аңлыйсың. Шуннан берничә мисал китерәм: “Бер кемсә (кеше) гыйлем укырга керешсә, гыйлемне күбрәк укырга сабыры җитми, бераз укыгач та ташлый вә шулай итеп, сабырсызлык сәбәбеннән, надан булып кала. Яхуд бер кемсә бер кәсепкә башлый, бераздан соң шуны ташлый, икенче башлый, соңрак аны да ташлый… Сабырсызлык сәбәбеннән кәсептән файда ала алмый”. (Б.34) “Гөнһтан тәүбә кылу – шул гөнаһны моннан соң һичбер эшләмәскә чын күңел берлә газыйм кылу вә әүвәлдә эшләгәненә чын күңеленнән үкенүдер. Юкса, тел берлә генә “Тәүбә-тәүбә” димәк – тәүбә түгелдер; йөрәктән булмаганда, “Әстәгфирулла, әстәгфирулла” дип тел очы белән генә әйтү, истигъфар (тәүбә) түгелдер…” Әлеге китап һәр имам өчен җомга вәгазенә әзерләнгәндә менә дигән кулланма була алыр иде. Традицион, ягъни борынгы бабай-әбиләребездән килгән әхлакый кыйммәтләр, гореф-гадәтләр белән сугарылган исламны әллә кайдан эзләргә кирәкми. Ул – шул китапта…

Без, үз чиратыбызда, әлеге бәһасез мирас белән хәбардар иткәне, бу фото, документлар һәм китапның күчелмәсен музейга биргәне өчен, Мөнир абый Касыймовка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! “Казан арты” тарих-этнография музеенда, КАМИС автомат-теркәү системасы кысаларында, кызыклы, тарихи яктан әһәмиятле фотоларны, документларны электрон форматка күчерү эше бара. Гаиләгездә сакланган шундый материалларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Әгәр дә кирәк дип санасагыз, барлык документ-фотоларның төп нөсхәләре, оригиналлары сезгә кире кайтарыла.

Ленар Гобәйдуллин






Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение