События

Арча укучылары «Моң чишмәсе»ннән җиңү яулап кайтты 24.03.2017

Арча укучылары «Моң чишмәсе»ннән җиңү яулап кайтты

21 мартта Яр Чаллы шәһәрендә «Моң чишмәсе» Ачык Төбәк фестиваль-конкурсы булып узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясады.

«Инструменталь башкару» номинациясендә Хәбибуллин Рәйхан (курай, укытучысы Альберт Гайнетдинов) II дәрәҗә лауреат; Шәрәфиев Камил (гармун, укытучысы Заһидә Гәйфуллина) II дәрәҗә лауреат; Гайнетдинов Илдус (гитара) – II дәрәҗә лауреат, Фәйзрахманова Сусанна (гитара) – III дәрәҗә лауреат, Гайфетдинов Рөстәм (гитара) – I дәрәҗә дипломант, Әсәдуллин Алмаз (гитара) – II дәрәҗә дипломант (укытучылары Альмира Фәхретдинова); Мостафин Даниф (баян) – I дәрәҗә, Бәдретдинов Искәндәр (баян) – II дәрәҗә, Хафизов Илназ (баян) – III дәрәҗә дипломант (укытучылары Нәзир Фәхретдинов) исеменә лаек булды.

Җиңүегез белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүегезне телибез!

  


Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение