События

Арчаның 11 нче балалар бакчасында талантларны барладылар 23.03.2017

Арчаның 11 нче балалар бакчасында талантларны барладылар

14 нче март көнне, Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды.

Әти-әниләрне фестивальнең таләпләре белән таныштыруга, сәләтләре булган гаиләләр катнашырга теләк белдерделәр. Әзерлек, кабатлау эшләрен дә бик теләп, чын күңелдән башкардылар. Дулкынландыргыч көтеп алынган көнне бакчабыздагы һәркем  чын бәйрәм рухы  белән янды. Берсе артыннан икенчесе матур осталык белән башкарылган номерларны карап, күңелләргә  тагын да рәхәтлек иңде. Берәүләр Котельниковлар, Гәләветдиновлар, Ибрагимовлар  гаиләләре башкарган җырларны яратып тыңласа, икенчеләр Зиннатовларның “Балаларга фатиха” дигән җырларын алкышларга күмде. Игезәк кызлары Самира һәм Амира белән башкарылган Хайруллина Миләүшә ханымның татар халык  биюенә дә күпләр сокланды. Хәйретдинова Альбина белән кызы Алисә башкарган бию дә матур килеп чыкты. Ә Ендугановлар башкарган шәрыкъ бию профессиональ биючеләрнекеннән бер дә ким булмады. Искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу аларның чыгышын тагын да баетты. Хабирова Рүзиләләр гаиләсе  үзенең игезәк кызлары Зәмирә һәм Зәринә белән бәйрәм котлавы — нәфис сүз сөйләп катнаштылар. Бариевлар, Закировлар  гаиләләре үзләренең осталыкларын музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр. Зөлфия Магсумованың  бакчабызны тальян гармун моңнарына күмүе  бәйрәмебезгә тагын да күбрәк ямь өстәде. Кыскасы, оештырылган чара бик матур үтте. Бер яктан талантлар ачылса, икенче яктан әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек  булды. Әти-әнисе белән бергә балаларның  чын  йөрәктән башкарылган  чыгышларын карап утыру, алкышларга күмү  һәркемгә ошады.Бакчабызнын  тэрбиячелэре Усманова Раушания Фэрук кызы,Касимова Энже Вэли кызы,музыка житэкчесе Кашшапова Алсу Мажит кызы   бик телэп, ботен кочлэрен куеп эзерлэнделэр

11 нче номерлы балалар олкэн тэрбиячесе Абдуллина Д.В.








Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение