Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
«Ак Барс-Агро»да узган көрәш нәтиҗәләре
25 нче март көнне “Ак Барс Агро” хуҗалыгы призына көрэш ярышлары булып узды. Көрәшчеләр 6 үлчәү категогриясенә бүлешеп бил алыштылар.
Җиңүчеләр:
60 кг га кадәр:
1 урын – Әхмәтгалиев Салават (АФ “Игенче”)
2 урын – Шәйхетдинов Булат (АПК)
3 урын – Сафиуллин Ирек (АПК)
70 кг га кадәр:
1 урын – Фазылҗанов Илшат (АПК)
2 урын – Мәннанов Фәнгиз (Мәтәскә)
3 урын – Хәкимҗанов Рамил (АПК)
80 кг га кадәр:
1 урын – Зарипов Фаяз (АФ “Игенче”)
2 урын – Абдуллин Айрат (Шушмабаш)
3 урын – Әһлиуллин Дамир (АФ “Игенче”)
90 кг га кадәр:
1 урын – Идиатов Илшат (ААПК)
2 урын – Шәмсетдинов Ранис (АФ “Игенче”)
3 урын – Абдуллин Вилдан (Ак Барс Агро)
100 кг га кадәр:
1 урын – Закиров Данис (Ак Барс Агро)
2 урын – Гарипов Әнис (Өчиле)
3 урын – Габидуллин Нәсим (АПК)
100 кг нан югары:
1 урын – Рәхимов Фаил (Мәтәскә)
2 урын – Мөхәммәтҗанов Раиф (АФ “Игенче”)
3 урын – Ситдыйков Альберт (Иске Кишет)
Барлык призерлар да медаль, грамота һәм ярышның иганәчесе, “Ак Барс Агро” агрокомплексы җитәкчесе Сәлахов Шәйдулла Имамович тарафыннан акчалата бүләккә лаек булдылар. 60-70-80 кг лы һәм 90-100-100 кг нан югары үлчәү авылыкларындагы җиңүчеләр арасында 2 абсолют батыр билгеләнде. Җиңел үлчәүдә Зарипов Фаяз, авыр үлчәүдә Рәхимов Фаил тәкәләргә ия булдылар. Командалар арасында 1 нче урында “Игенче” (Наласа), икенче урында Арча педагогика көллияте командасы, өченче урында – келәм хуҗалары.
Арча Хәбәрләре