События

Мирҗәм һәм Апаз авылларына язучылар кайтты 26.03.2017

Мирҗәм һәм Апаз авылларына язучылар кайтты

24 мартта Мирҗәм һәм Апаз авылларына бер төркем язучылар кайтты. Чыгышы белән Мирҗәм авылыннан ветеринария өлкәсендә галим, шагыйрь Рифат Җамал иҗатташ дусларын алып кайтты. Сүз остасы, җырчы Алмаз Хәмзин дә бар иде. 

Иң башта язучылар Мирҗәм авылына тукталдылар. Мирҗәм авылыннан чыккан геройлар, сугышта һәлак булганнар аллеясына чәчәкләр салдылар. Аннан кунакларны Рифат Җамал туган нигезенә алып килде. Анда аларны төп йорта яшәүче сеңелкәше Сиринә һәм шушы ук авылда көн итүче сеңелкәше Миләүшә, кода, кодагыйлары каршы алды. Бер кат тамак ялгап алганнан соң язучылар Апаз авылы мәдәният йортында халык белән очрашты. Аларны биредә Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков каршы алды. Очрашу бик күңелле булды. Рифат Җамал үзе дә : «Күптәнге хыялым тормышка ашты», — дип канәгать калды. Бу турыда киңрәк итеп район газетасында язарбыз.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение