События

Рәфкать Низамиев авылдашларына бәйрәм бүләк итте 27.03.2017

Рәфкать Низамиев авылдашларына бәйрәм бүләк итте

Ак кәгазьгә төшә шигырь булып,

Күңелдәге хисләр, моңнарым…

25 нче март киче Казанбаш авылы әдәбият сөючеләр күңеленә истәлекле бер көн булып кереп калыр, мөгаен. Чөнки ул көнне авыл мәдәният йортына үзешчән шагыйрь Рәфкать Низамиев авылдашларын очрашуга җыйды.

Очрашуның сәбәбе — 2016 ел ахырында авылдашыбызның тәүге “Күңелемдә шигырь юллары” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бу очрашу шушы китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Низамиев Рәфкать Әхәт улы бөтен тормышын туган авылы белән бәйләгән кеше: шушында туган, шунда белем алган, лаеклы ялга чыкканчы, ул чорларда данлыклы “Известия” күмәк хуҗалыгында хезмәт куйган. Хезмәт юлын туган авылы белән бәйләгән Рәфкать абый бәхетен дә ерактан эзләми. Үз ягыңның сулары да тәмле, һавасы да шифалы, кызлары да уңган була бит аның. Авылдашы Гөлфирә апаны сайлап, матур гына кавышып, гаилә коралар. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Барлык гаиләләр кебек үз мәшәкатьләре, үз борчу-шатлыклары белән, авылда үрнәк гаилә булып яшәп яталар.

Рәфкать Низамиев туган ягына, аның кабатланмас табигатенә, авылдашларына, гаиләсенә бөтен күңеле белән гашыйк. Шуңа күрә бу хис аның күп кенә шигырьләрендә чагылыш таба, китапта ул темалар бүлекләргә бүленеп урын алган. Алып баручы китап укучыларны шушы бүлекләр буйлап сәяхәткә алып чыкты. Казанбаш мәктәбе укучылары, авыл яшьләре һәм автор үзе тарафыннан укылган шигырьләр тамашачыларның алкышларына күмелде. Кичә барышында автор, шигырьләрен укудан тыш, алып баручының сорауларына җавап бирергә дә, илһам килгән вакытта килеп чыга торган кызыклы мизгелләрен сөйләп көлдерергә дә, спектакль куеп йөргән яшьлек елларын искә төшереп Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленнән бер өзектә уйнап катнашырга да өлгерде. Рәфкать Низамиев сәхнәдә генә түгел, тормышта да шундый хәрәкәтчән, актив, һаман да күңеле белән яшь кала бирә. Авылыбызда үтә торган бер генә бәйрәмне дә, бер генә вакыйганы да калдырмый. Кичәләрдә һәрвакыт чыгыш ясый, сабантуйларда, “Нәүрүз” бәйрәмнәрендә бизәлгән аты белән катнаша. Балаларның күңелен күреп мәйдан әйләндерсә, өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайта. Өстәвенә ул Арчада оешкан “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә дә йөри һәм районда оештырылган чараларда да катнашып килә.

Әлбәттә инде, кичәдә котлаулар да күп булды. Үзе дә иҗатка гашыйк, Үрнәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Тимашев Рәфкать абыйны котлап, иҗади уңышлар теләп, аңа багышлап язылган шигырен укып китте. Чаллы шәһәреннән, шушы кичәдә катнашыр өчен, махсус кунакка кайткан гаилә дуслары, Рәфкать абыйның шигырьләренә көйләр язучы Дамир Шакирҗанов авторны котлап үзенең җырларын башкарды. Шулай ук улы Айдарның дусты, Түбән Оры авылы егете, талантлы, яшь җырчы Раил Бакиевның тәбрикләве һәм җырлары кичәбезгә тагын да ямь өстәде. Ә сәхнәгә Рәфкать Низамиевның туганнары күтәрелгәч, ул бөтенләй яктырып киткән кебек булды. Алар, әтиләре урынына калган абыйларына изге, җылы теләкләрен теләде, олы рәхмәт хисләрен җиткереп чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, минемчә, Рәфкать абый белән 40 ел иңне-иңгә куеп барлык авырлыкларны бергә күтәргән, барлык кайгы-хәсрәтләрне бергә кичеп, барлык шатлыкларга бергә куанып яшәгән тормыш иптәше Гөлфирә апа котлавында булды. Гөлфирә апа үзе дә иренә булган җылы хисләрен шигырь юллары аша тапшырды.

Кичәбез авыл үзешчәннәре Фәрия Әлмиева, Ранил Шакирҗанов, әниле-кызлы Адилә һәм Гөлия Гатауллиналар, Алмаз Исхаков (ул Рәфкать Низамиевның шигыренә язылган үз җыры белән чыгыш ясады) башкаруындагы җырлар белән аралашып барды.

Без, Рәфкать Низамиев һәм аның авылдашлары, шигырь сөючеләр шундый җылы кичәнең сәбәпчесе булган “Күңелемдә шигырь юллары” исемле китапны бастырып чыгарырга матди ярдәм күрсәткән “Энергосервис” ширкәте директоры, авылдашыбыз Әхмәтгалиев Рамил Зиннур улына, шулай ук китапны бастыруда күп хезмәте кергән “Казан арты” тарих –этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфи-гулла Зәйнулла улына, музей хезмәткәрләре Зәбирә Габтелхакова һәм Эльвира Миннемуллиналарга, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахмановага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кичәбез авыл үзешчәннәре башкаруында “Без бит авыл егетләре” җыры белән тәмамланды. Чыннан да тормышыбызны менә дигән шигъри юлларга салучы үзешчән шагыйрьләребез, шушы шигырьләрне матур көйгә салучы үзешчән композиторларыбыз һәм шушы җырларны күңелгә үтеп керә торган итеп җырлаучы үзешчән җырчыларыбыз барында моңаерга да, тормыш авырлыкларына бирешергә дә кирәкми.

Кичәне оештырырга ярдәм иткән Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективына, кайткан кунакларга, барлык үзешчәннәргә дә зур рәхмәт. Алдагы көннерегез кайгы-хәсрәтсез узсын, барыгызга да иҗади уңышлар, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.

Рузилә Әүхәдиева, Казанбаш авылы китапханәсе мөдире.

 

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение