События

 Арчаның 10 нчы балалар бакчасында “Нәүрүз чибәре” бәйгесе узды 28.03.2017

Арчаның 10 нчы балалар бакчасында “Нәүрүз чибәре” бәйгесе узды

Ямьле язның беренче ае дөнья буйлап атлый. Март җиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә. Шулай ук март бәйрәмнәргә дә бай.

Борынгы бабайларыбыздан калган бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз дә, март аена туры килә. Нәүрүз –Яңа көн дигәнне аңлата, ул яз фасылының көн белән төн тигезләшкән вакыты. Димәк, табигатьтә чын-чынлап яз башланачак.

Шушы уңайдан, безнең 10 нчы номерлы «Чишмәкәй” балалар бакчасында, “Нәүрүз чибәре” дип аталган матурлык һәм осталык бәйгесе гөрләп үтте. Бәйгедә һәр төркемнән кызлар катнашты. Алар бик теләп үзләрен сынап карадылар. Чараның максаты: халкыбызның милли бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, аларга карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү иде. Бәйге берничә өлештән торды. “Үзем турында үзем” дип исемләнгән бүлектә кызлар үзләре белән бик оста, матур, кызыклы итеп таныштырдылар. Чыгышлар шигъри формада да, хикәяви тасвирлама рәвешендә дә булды. Монда әниләр һәм дәү әниләрнең ярдәме чагылды, һәрберсе шулкадәр үзенчәлекле һәм үтемле булды. Икенче өлештә кызлар үз сәләтләрен, яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Җырлар, биюләр, нәфис сүз, сыгылмалы гимнастик күнегүләр- барысы да искиткеч югары әзерлекле булуы белән тамашачыларны шаккатырды. Бәйгедә катнашучыларда күтәренке кәеф, үз-үзләренә ышаныч туды, чыгыш ясаганда сәнгатьле итеп башкару һәм артистлык сәләтләре үсте, башкаларның чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәнделәр. Җанатарлар да читтә калмады. Гадел хөкемдарлар үзара киңәшләшкән арада, алар белән төрле кызыклы уеннар уйнап ял иттек. Ниһаять, чиксез дулкынлану хисләре белән бәйге нәтиҗәләрен ишеттек. Җиңелүчеләр юк бездә! Һәр катнашучыбыз үз яшь категориясендә призлы урын яулады, тәрбиячеләр әзерләгән бүләкләрне кабул итте. Бәйге һәркемнең күңеленә бик хуш килде.

Әти-әниләр, дәү әниләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! Алга таба да, балаларны милли рухта тәрбияләүдә, кулга кул тотынып бергәләп атларга язсын! Көннәребез имин, дөньялар тыныч булсын!

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение