Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчаның 8 нче балалар бакчасында “Кече тәрбияче -2017” бәйгесе узды
28 март көнне Арча 8 нче балалар бакчасында күңелләргә шатлык китерерлек өр-яңа бәйрәм “Кече тәрбияче -2017” бәйгесе узды.
Кече тәрбияче!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Бәйгенең максаты: һөнәри осталыкны күтәрү һәм үз эшенә иҗади якын килү; мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүне камилләштерү иде.
Бу бәйгедә бакчабыздан 5 кече тәрбияче катнашты: Дәүләтшина Гөлия Рәфкат кызы, Фазылңанова Ләйсән Таһир кызы, Гарипова Ләйсән Фәнис кызы, Хисаметдинова Гөлназ Әнис кызы, Мөхәммәтҗанова Лилия Рафис кызы. Бәйгене Журавлёва Алла Викторовна һәм Шакирова Гөлгенә Мосавир кызы алып барды.
Жюри составында бакча мөдире Шәймуллина Алия Ринат кызы, профком рәисе Солтанова Фәния Миннегали кызы һәм өлкән шәфкать туташы Әхмәдуллина Гөлшат Вәдүт кызы иде.
Бәйге 5 этаптан торды.
1 нче бәйге “Мин һәм минем эшем” дигән визит карточкасы. Бу бәйгедә һәр катнашучы кызыклы итеп үзе белән таныштырды.
2 нче бәйгедә кече тәрбиячеләрнең балалар өчен матур һәм зәвыклы итеп өстәл әзерләү осталыкларын күрдек.
3 нче бәйге “Лоторея сораулары” дип аталды. Монда катнашучыларбызның педагогик һәм СЭС буенча белемнәре тикшерелде.
Бәйгеләр арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең концерт номерлары белән тамашачыларны ял иттерде.
4 нче “Алтын куллар” дип аталган бәйгедә катнашучылар жюри һәм тамашачылар алдында әзер кул эшләнмәләрен тәкъдим итте.
5 нче бәйге. Катнашучы кызларыбызның көн дәвамында эшләре бихисап күп. Шулар арасында иң мөһиме – гел балалар янында булу. Бу бәйгенең исеме дә “Балалар моңсуланырга ирек бирмиләр” дип аталды. Кызларыбыз балалар белән эшләү төрләрен тәкъдим итте.
Бәйге ахырында жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарды, урыннар билгеләнде:
I урында Хисаметдинова Гөлназ Фәнис кызы һәм Дәүләтшина Гөлия Рәфкат кызы
II урында Мөхәммәтҗанова Лилия Рафис кызы
III урында Гарипова Ләйсән Фәнис кызы һәм Фазылҗанова Ләйсән Таһир кызы.
Кызларыбызга рәхмәт әйтеп, алдагы эшләрендә дә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез!
8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Шакирова Гөлгенә Мосавир кызы