События

Свердловск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре Арчага тәҗрибә уртаклашырга килде 31.03.2017

Свердловск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре Арчага тәҗрибә уртаклашырга килде

29 нчы март көнне Арча шәһәренең 11 номерлы балалар бакчасына Свердлов өлкәсеннән тәҗрибә уртаклашу максатыннан кунаклар килде.

Делегацияне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргат кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев җитәкләде. Бакчабыз буенча экскурсия “Арча ягы данлы төбәк” дип аталган күргәзмә, шөгыльләр, милли музей, тәҗрибә, табигать, хәрби машиналар почмагы аша үтте. Балалар башкаруындагы музыкаль композиция күңелләргә ял бирде, бәйрәмебезгә ямь өстәде. Кунакларга Арча шәһәренең данлыклы Тукай ягы, татар халкының җыр-моңга гашыйк булуын тальян, әкият геройлары “Шүрәле”, “Су анасы” чыгышлары, биюләр, җырлар белән расладык. Ә инде очрашу ахырында “И туган тел” җырына бар кунакларның басып кушылып җырлаулары горурлык тудырды. Аннан кунаклар Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Курчак театры карадылар, “Әлифба” музеенда булдылар. Сәяхәтләрен дәвам итеп Свердлов өлкәсеннән килгән милләттәшләребез Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар. Кунакларны мәктәп каршында изге теләкләре белән Нәүрүзбикә каршы алды. Самавыр артында коймак белән чәй эчкәннән соң, директор Минҗанова Энҗе Фарук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган күргәзмәләр белән таныштырды. Кунаклар “Татарлар- бөек милләт” исемле дәрес, Г.Тукайга багышланган мастер-класс карадылар. Укучылар һәм укытучылар көче белән оештырылган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләребезгә мәрхәмәтле булды: ялт итеп кояш чыкты. Регионара хезмәттәшлек итү файдалы һәм дәвамлы булсын иде. Очрашу күңелләрдә эз калдырды, дуслык күперен ныгытты.

ерен ныгытты.



ытты.






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение