События

Арча укучылары шагыйрә белән очрашты 05.04.2017

Арча укучылары шагыйрә белән очрашты

1 апрель көнне район балалар китапханәсендә шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, республика журналистларының “Бәллүр каләм” иясе Йолдыз Шәрәпова Арча 3 нче номерлы мәктәбе укучылары белән очрашты.

Балаларның тере язучы белән беренче очрашулары булганлыктан, алар искиткеч кызыксыну һәм игътибар белән Йолдыз апаларын тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Тиздән, апрель аенда шагыйрә олы юбилеен билгеләп үтәчәк. Укучылар тарафыннан сөйләнгән шигырьләр һәм җырлар Йолдыз Шәрәповага бүләк булып яңгырадылар.

Балалар китабы атналыгы кысаларында узган бу бәйрәм һәркемнең күңелендә озак сакланыр.




Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение