|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.04.2017
Бүген Кәрим Тинчурин театрында Арча якташлыгының очрашуы була
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы була.Татарстанның Арча якташлыгы тарафыннан оештырылган бу чарада быел Арча районыннан чыккан җырчылар белән беррәттән, башка якташлыклар вәкилләре дә катнаша.
Аерым алганда, концерт-тамашада Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Фәтхи, Искәндәр Биктаһиров, Венера Шәмиева, Зөлфия Минһаҗева, Нурзадә, «Кызлы йорт» һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Рәхим итегез, дуслар!
Башлана 18.30 сәгатьтә.
