|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.04.2017
Шурабаш мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашты
3 нче апрель көнне Арча районы Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Дуслык” командасы “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу“ интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнашты.
Шәйхиева Зәлинә, Мөбаракшина Гөлинә һәм Һадиева Таңсылу көндәшләре-Апас районы укучылары белән “Бөртекле культуралар” темасына көч сынаштылар.
Уен бик кызыклы, шул ук вакытта кискен булды. Шулай да безнең кызлар җиңү яуладылар. Мәктәп коллективына һәм укучыларга уңышлар телибез!
Арча Хәбәрләре