Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.04.2017
Быел Арчалылар «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт-тамаша оештырды. Ул туй мәҗлесе буларак алып барылды. Программа бик эчтәлекле һәм бай итеп төзелгән. Беренче көнне мәҗлес кәләш өендә булды, иртәгә туй кияү йортындә гөрләячәк. Тамадалар - Фәнис Җиһанша, Нурзадә.
Татарстанның Арча якташлыгы тарафыннан оештырылган бу чарада быел Арча районыннан чыккан җырчылар белән беррәттән, башка якташлыклар вәкилләре дә катнашты.
Арчалар кунак җыйды!
Бүген, 6 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.Быел Арчалылар «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт-тамаша оештырды. Ул туй мәҗлесе буларак алып барылды. Программа бик эчтәлекле һәм бай итеп төзелгән. Беренче көнне мәҗлес кәләш өендә булды, иртәгә туй кияү йортындә гөрләячәк. Тамадалар - Фәнис Җиһанша, Нурзадә.
Татарстанның Арча якташлыгы тарафыннан оештырылган бу чарада быел Арча районыннан чыккан җырчылар белән беррәттән, башка якташлыклар вәкилләре дә катнашты.
Аерым алганда, концерт-тамашада Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Айгөл Бариева, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Фәтхи, Искәндәр Биктаһиров, Венера Шәмиева, Зөлфия Минһаҗева, Нурзадә, «Кызлы йорт» һәм башкалар чыгыш ясады.
Сәхнәгә безнең Арча төбәгендә туып – үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдызлар булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә чыкты. Өч сәгатьтән артык барган концерт бик матур барды.
Иртәгә да шулай матур итеп очрашулар насыйп итсен!
Бәйрәмнең күңелле мизгелләреннән фоторепортаж безнең сайтта.