События

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән уңышлар белән кайтты 09.04.2017

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән уңышлар белән кайтты

5 апрельдә Алабугада «Кече шәһәрләр» XIV яшь музыкантлар республика бәйгесе булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.

«Инструменталь жанр. Скрипка» номинациясендә Гайнуллина Зилә (укытучы Валентина Вәлиуллина, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) III дәрәҗә лауреат, Минһаҗев Самат, «Баян», (укытучы Булат Гайнуллин) дипломант, Гарифуллина Элина, «Фортепиано», (укытучы Ләйлә Минһаҗева) дипломант исеменә лаек булдылар.
«Халык җыры. Аерым башкару» номинациясендә Никитина Зарина (укытучы Гөлнара Сабирова, концертмейстер Нәзир Фәхретдинов) II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Сабирҗанова Римма, Галәветдинова Мәдинә, Гәрәфиева Ралина, Закирҗанов Кәрим катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.
Җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә яңа уңышларга ирешүегезне телибез.






Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение