События

Арча якташлык җәмгыяте Казанда "Туй мәҗлесе" уздырды 11.04.2017

Арча якташлык җәмгыяте Казанда "Туй мәҗлесе" уздырды

Тинчурин театрында оештырылган очрашуда "Татар-информ" хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова да бүләкләнде.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”).  Арчалылар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә ике көн дәвамында “Туй мәҗлесе” дип аталган театральләштерелгән очрашу үткәрде. Беренче көнне мәҗлес – “кәләш өе”ндә, икенче көнне “кияү йорты”нда узды. Кәләш белән кияүне котларга башка якташлыклардан да җырчылар килгән иде. 

“Арча” Якташлык җәмгыяте” якташлар очрашуын милли традицияләргә нигезләнгән заманча тамаша рәвешендә әзерләгән. Бу – бер яктан, Арча районы һәм Татарстан төбәкләрендә туып үскән күренекле сәнгать әһелләре катнашында концерт булса, икече яктан, милли туй гореф-гадәтләрен сәхнәдә җанландыру булды. “Туй”ның икенче көнендә Арчада туып-үскән танылган иҗатчылар - Татарстанның халык артистлары Гөлзада Сафиуллина, Рөстәм Закиров, Фердинанд Фәтхи, җырчылар Нурзадә, Илназ Бах, Рафинә Ганиуллина, Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, педагогия көллиятенең инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре һәм тамаша кунаклары – Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артистлары Резидә Төхфәтуллина, Алсу Әбелханова, җырчы Люция Мусина, “Кызлы йорт” ансамбле чыгыш ясады.

“Туй”да шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре, Арча кызы шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да бар иде. Ул яшь парга  Арча районында туып-үскән каләм әһелләренең сәламен юллап, “Арчаларда калып булмады” шигырен бүләк итте. Аңа якташлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Туй мәҗлесе” күңел ачу программасына гына кайтып калмады: яучы җибәрү, килен төшерү, бирнә сандыгы әзерләү, кунак каршылау, кәләш урлау кебек халык йолалары да күрсәтелде. 

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/08/138277/

http://www.tatar-inform.ru/photo/2017/04/08/6554/#1


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение