События

Арчаның «Сүнмәс дәрт» коллективы тамашачыга яңа спектакль тәкъдим итте 14.04.2017

Арчаның «Сүнмәс дәрт» коллективы тамашачыга яңа спектакль тәкъдим итте

Узган шимбәдә Арча станциясендәге күп функцияле үзәкнең тамаша залы спекталь карарга килүчеләр белән шыгрым тулы иде. Бу яклар, гомумән, концерт, театр сөя, ләкин бүгенгесе аеруча кызыксындыргандыр.

Чөнки, бүген биредә шушы бинада эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” театр коллективы яңа спектакль куйса, пьеса авторы Гөлсинә Зәкиева булуы да карыйсын китереп тора. Гөлсинә язса, язып та карый бит ул, ди аның иҗатын белүчеләр. Әле өстәвенә афишага сюрприз була дип куйганнар. Анысы нәрсә булыр икән?

Ә мин белә идем ул сюрпризның ни икәнен. Гөлсинә апаның бу иҗат җимешенең дә ни турында барганын белә идем. Тик әсәрне уку белән сәхнәдән карау төрлечә кабул ителә. Күп авырлыклар белән сыналган адәм баласының язмышын ачып бирүгә корылган әсәрне тамашачы аңларлык дәрәҗәдә җиткерә алырлармы дип борчылучылар булган икән (андыйлар, әлбәттә әсәрне инде укып чыккан, эчтәлеге белән таныш). Гөлсинә апа үзе дә бик борчылган. Ура! Борчылучылар көткәннән дә артыграк итеп, чын итеп ачып бирде сүнмәс дәртлеләр. Артистлар, һәммәсенең диярлек сәхнәгә беренче генә чыгуы булса да, шөкер, сынатмады, каушап калмадылар. Үзең аралашып яшәгән тамашачы алдында чыгыш ясау аеруча кыюлык сорый ул, чөнки андый вакытта нык кына каушап та калырга мөмкинсең. Алар образларны ихлас итеп, нәкъ тормыштагыча, автор иҗат иткәндә күзаллаганча ачып бирде. Тамашачыны елатып та карадылар! Тетрәндергеч мизгелләре бер генә булмады шул. Ә нечкә күңелле тамашачыга күп кирәкме? “Язганда кайбер урыннарда елый-елый шешенеп беткән идем, бүген дә әллә ничә тапкыр еларга туры килде”, — ди автор да. Мөселманнар һәр авырлыкны сабыр гына күтәрә белергә тиеш, Гайшә дә, 25 ел элек югалган улы белән очрашканда (ул еллар йөрәкне учка кысып түзелгән инде…) шатлыгын тыйнак итеп күрсәтә белде, бар дөньяга сөрән салып кычкырынмады, тавыш чыгарып еламады, күз яшьләренә дә тыйнак кына ирек бирде. Гайшә ролен башкарган Тәгъзимә Усманова шулкадәр тормышчан итеп уйнады, әйтерсең, чыннан да Гайшә булып яшәп караган. Зәки дә (Фәнис Заһитов) калышмады, образын Гайшәгә тиң икәнен тулыландырып ачып бирә белде. Фәнис ике ролҗне дә оста башкарды: беренче бүлектә ул Гайшәнең ире Зәки булса, икенчесенедә бөтенләй башка образда- Гайшәнең 25 ел югалып торганнан соң кайткан улы Илшатны ачып салды. Чирек гасыр бергә яшәгән хатыны Марияне (Фәүзия Шаһимуллина) калдырып туганнары һәм сөйгәне Ләйлә (Гөлгенә Федорова) янына кайта Илшат. Илшатны эзләп табуда сеңлесе Найлә (Алсу Нурмөхәммәтова) бик тырыша, аңа Интернет челтәре ярдәмгә килә. Гайшәгә, башына төшкән авырлыкларны күтәргәндә ярдәмгә килерлек дуслары — Мәдинә (Зөлфия Мифтахова) белән Мансур (Вәлиулла Гатауллин) бар. Кызлары Ләйләнең бәхетле булуына алар да шат.

Тамашачының артистларны алкышлап куллары талгандыр. Аягүрә басып алкышлады аларны зал. Кайчак әдәби китап укыганда тасвирланган язмышларга шаклар катып утырабыз. Чыннан да дөрес микән, янәсе? Дөрес икән шул, китап буш җирлектән генә тумый ул. “Йөрәк ярасы”ын карганда да тормышта булган хәл микән дип аптырап утыручылар булмый калмагандыр. Афишага язылган сюрпризның сәхнәгә күтәрелүе бу шикләрне юкка чыгарды. Төп геройның прототибы Гайшә Якупова сәхнәгә күтәрелгәч киресенчә, күпләр гаҗәпләнеп калгандыр: шушы кечкенә генә ханым шулкадәр авыр сынауны күтәрер өчен кайдан көчләр тапты икән?! Без спектакльне Гайшә апа белән янәшә утырып карадык. Мин дә вакыт-вакыт карап алгаладым аңа. Юк, тыныч кына утыра Гайшә апа, сөбханалла. Әдәпне читкә этеп, ничек тыныч утыра аласың дип сорадым да әле. “Елый алмыйм, күз яшьләрем кипте, — диде ул. — Бу әсәрдә минем күргәннәремнең бер чирек өлеше генә. И, минем күргәннәрем…” Уйнаучыларга, сәхнәгә куючыга тормышын чын ите уйнаганнары өчен рәхмәтен җиткерде Гайшә апа: “Мин Гөлсинәгә тормышымны аз гына сөйләп, буш вакытыңда укырсың, дип үзем турында берничә генә битле язма биргән идем, ә Гөлсинә, әнә нинди әсәр тудырган!”

“Сүнмәс дәрт”леләрнең планнары зурдан: авыл тамашачылары белән очрашулар белән беррәттән, киләчәк көннәрдә шушы спектакльне бүләк итеп Арча тамашачысын да сөендерергә җыена алар. Өлкәннәр, инде, кайберләренең яше шактый, үзләренең яшьләрен, авырткан җирләрен онытып көн дә үзәккә “театр уйнарга” йөгерә. “Репетиция вакыты җиткәндә, бөтен эшне калдырып чыгып китәбез. Шушында килгәч җанга рәхәт булып кала”, — ди алар.  “Бүгенге тамаша артистлар өчен зур имтихан, сынау кебек иде, артистлар сынатмады, молодцы! Гайшә апаның: “Сез сәхнәдә уйнамадыгыз, ә минем тормышымны чынбарлык итеп күрсәттегез”, — диюе безгә зур бәя булды, — ди режиссер Илмира Фазылҗанова. — Безне яратып кабул иткән, сәхнәдә уйнарга көч, мөмкинлек биргән тамашачыга да зур рәхмәт!”

Розалия Зиннәтова

Арча Хәбәрләре




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение