События

Хәзер Арчаның атказанган тренеры бар 18.04.2017

Хәзер Арчаның атказанган тренеры бар

16 апрельдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Арча–Арена Боз сараенда районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән Мәүли Гатаулла улы Абдуллинга Татарстан Республикасының атказанган тренеры дигән мактаулы исем бирелү турында таныклык тапшырды.

Тантанада остазның элеккеге укучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов, район яшьләр  эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район хоккейчылары катнашты.

Мәүли Абдуллин озак еллар Арчаның 1нче урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләде. Аның җитәкчелегендәге район командасы республика ярышларында бронза медаль яулауга иреште.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение