События

Арчаның гөсләчеләр ансамбле фестивальдән III дәрәҗә лауреат булып кайтты 18.04.2017

Арчаның гөсләчеләр ансамбле фестивальдән III дәрәҗә лауреат булып кайтты

15 апрельдә Казанда традицион уен коралларында уйнаучыларның Беренче Халыкара бәйге — фестивале үтте. Бәйгенең төп шарты — төрле халыкларның традицион уен коралларында – гармунның барлык төрләре, курай, думбра, мандолина, гөслә, балалайка һәм башкаларда уйнау иде.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов оештырган татар гөсләчеләре ансамбле бәйгедә тәүге чыгышлары белән катнашты – укытучылар Зимфира Хәсәнова, Айгөл Гарифуллина, Айсылу Мортазина борынгы халык уен коралы гөсләдә уйнады. «Аутентик башкару» номинациясендә ансамбль III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ансамбльгә алга таба үсүен, иҗади уңышлар һәм Арча районы гөсләчеләренең лаеклы алмашчылары булуларын телибез.


Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение