События

Ашытбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары узды 19.04.2017

Ашытбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары узды

12 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбендә “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсенә контроль һәм бәяләү системасының компоненты буларак региональ мониторинг ” темасы астында республика күләмендә башлангыч класслар укытучылары семинары булды.

Семинар мәктәп белән танышудан башланып китте, иртәнге чәйдән соң укытучылар ачык дәресләргә таралдылар. Башлангыч класс укытучылары Тахавиева Г.М. 1 класста математикадан “5 санын берурынлы саннарга кушу”, Хәбибуллина Р.Р. 2 класста әдәби укудан “Үз иркеңә оч, зәңгәр күкне коч. Р. Вәлиеваның “Шатлык кыз” хикәясен уку” дигән темага, Ибраһимова Л.Ф. 3 класста татар теленнән “Җөмлә” темасын кабатлау” , Фатихова С.Д. 4 класста математикадан “Мәйданны палетка ярдәмендә табу” темасына ачык дәрес күрсәттеләр.

Семинарда Акчишмә филиалы укытучылары да актив катнашты. Алар азкомплектлы мәктәптә укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Сабирҗанова Х.Ф. 1- 3 классларда литературное чтениедән, Гарифуллина Ф.Р. 2-4 классларда татар теленнән ачык дәресләр үткәрделәр.

Дәресләрдә укытучылар үзләренең осталыкларын, эш алымнарын күрсәттеләр. Математика дәресләрендә укытучылар алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнсәләр, әдәби уку, татар теле дәресләрендә оста сөйли, үз фикерләрен әйтә белүләрен расладылар.

Рахматуллина Р.Р., Әхмәтгалиева Ә.К., Абдуллаҗанова Г.Г. “Туган җирем, синнән алам, мәңге сүнмәс яшәү көчен!” исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр. Әлеге чара кунаклар тарафыннан җылы кабул ителде.

Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна мәктәп тормышы, укучылар һәм укытучыларның уңышлары турында сөйләде. Арча, Саба, Балтач районнарыннан килгән укытучылар семинарга анализ ясадылар. Дәресләрнең ФДББС таләпләренә туры китерелеп , төрле эш алымнары кулланып, заманча һәм тәрбияви итеп оештырылуы турында сөйләделәр. Бу семинардан үзләренә күп мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алып китүләре турында әйттеләр. Семинарны оештыручы мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовнага үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение