События

Кушлавычтагы музейда яңа күргәзмә 19.04.2017

Кушлавычтагы музейда яңа күргәзмә

Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши. 
“Татарстанда музейлар язы-2017” акциясе кысаларында Тукаевлар гаиләсе музей-йортының экспозицияләр залында Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәп иҗат итүче сынчы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дип аталган сыннар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне беренчеләрдән булып Кушлавыч мәктәбенең укучылары, укытучылары һәм “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балалар тәрбияче апалары белән карадылар. Очрашуда Мәхмүт абый Кушлавычта узган балачак хатирәләре белән уртаклашты. Үзенең агач эшенә хиреслеген бала вакыттан килүен сөйләде. Кечкенә сабыйлар Мәхмүт абый ясаган композицияләрдән Тукай абыйларының әкият геройларын танып, бер-берләренә күрсәтеп, сөйләп йөрделәр.


Бөек Тукаебызның туган көненә багышланган традицион Апрель айлыгы кысаларында “Бүләк итү көннәре” атналыгы бара. Музейга беренче булып экспонатларны Зарипов Рәис, Кушлавыч мәктәбе укучылары Мингазова Зәлинә, Насыров Руслан һәм балалар бакчасы коллективы тапшырды. Мәхмүт абый да үзенең сыннарының икесен музейга бүләк итеп бирде. Алдагы бәйрәмнәр белән сезне дуслар, күргәзмәгә сезне дә көтеп калабыз! 





http://qushlawich.ru/node/713

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение