События

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган РОССИЯКҮЛӘМ бәйгедә катнашыгыз! 21.04.2017

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган РОССИЯКҮЛӘМ бәйгедә катнашыгыз!

Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләре Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрә!..

Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, башлангыч, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала. Бәйгенең җиңүчеләре генә түгел, барлык катнашучылар да махсус катнашучы дипломнары белән бүләкләнәчәк.

    Бәйгегә эшләр түбәндәге 5 юнәлеш буенча әзерләнә ала:

    1. өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү (гомуми);

    2. башлангыч сыйныфлар (гомуми);

    3. гуманитар фәннәр (татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме);

    4. төгәл фәннәр (математика, информатика, физика, химия, биология, география, технология);

    5. сәнгать һәм тәрбия фәннәре (музыка, рәсем сәнгате, физик тәрбия, ТИН).

    Эшләр 17 апрельдән 30 апрельгә кадәр (30 апрель 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр 1-6 май көннәре эчендә игълан ителә.

    Бәйгенең тулы, күргәзмә үрнәкләр белән әзерләнгән нигезләмәсен ачарга.


http://qushlawich.ru/node/712


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение