События

Иске Ашыт мәктәбендә педагог – оештыручыларның семинары узды 24.04.2017

Иске Ашыт мәктәбендә педагог – оештыручыларның семинары узды

19 нчы апрель көнне Иске Ашыт мәктәбендә “ Бердәм тәрбия эшчәнлеге формалаштыруда укучылар узидарәсенең роле” исеме астында педагог – оештыручыларның республикакүләм семинары үтте.

Анда Арча педагогика көллиятендә белем күтәрүче республикабызның төрле районыннан килгән педагоглар да катнашты.

Семинарның беренче өлеше башлангыч  класс укучылары катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте. Кичәгә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Муллагалиев Ф.И. һәм Мухаметзянова Э.Г. килгән иде.

Икенче өлеш экология һәм әйләнә – тирә мохитне саклау елына багышланып, “Орнитофауна студиясендә” дип аталды. Студиядә 7 тапшыру тәкъдим ителде. Тапшыруларны мәктәпнең узидарә членнары алып бардылар, ә төп рольләрдә семинар кунаклары булдылар.

Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Педагог- оештыручылар бу семинардан күп мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алуларын әйттеләр.






Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение