События

Ашытбашта Тукайның туган көненә багышланган кичә узды 26.04.2017

Ашытбашта Тукайның туган көненә багышланган кичә узды

“Эш беткәч уйнарга ярый!” театральләшкән тамаша

Яз җиргә бөек шагыйребез Тукайны тудырган. Әлеге исем безгә бигрәк тә якын, кадерле.Аның иҗатын искә алмый калу һич мөмкин түгел, чөнки Тукай – безнең якташ язучыбыз да әле. Менә быел да аны Ашытбаш авыл мәдәният йортында зурлап билгеләп үттек. Кичәдә авылның “Кояшкай” балалар бакчасы сабыйлары, Тукай исемендәге мәктәп укучылары катнашты.


Быел “Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды.Аның әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илебезне яратырга өнди. Ана телен яхшы белгән, аңа хөрмәте булган сабый беркайчан үз телен онытмый.
Мәдәният йортының “Илһам” нәфис сүз, “Нур” балалар драма клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар шагыйрьнең әсәрләре буенча “Эш беткәч уйнарга ярый!” дип исемләнгән театральләшкән тамаша тәкъдим иттеләр: шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.
Сабыйлар дөньясында мохит та башкачарак шул: ихласлылык, самимилек хөкем сөрә анда.Үлемсез “Шүрәле”се укучыларга табигатьне сакларга, яратырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде.Сәхнәгә беренче адымнарын ясаган бакча балалары да үзләрен бик иркен тоттылар. Фойеда Тукай иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләп куелды.Балалар аның тәрбияви, сихри китаплары белән таныштылар.
Шигъриятле Тукай көне быел да әнә шулай ихласлыкта, матурлыкта узды. Һәм ул татар гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.




Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение