События

Арча үзәк китапханәсендә Тукайга багышланган кичә узды 27.04.2017

Арча үзәк китапханәсендә Тукайга багышланган кичә узды

Бөеклеге аның –халыктан

Арча үзәк китапханәсендә “Каурый каләм”нәр, укучы яшьләр һәм шигърият сөючеләр өчен “Тукай белән көчле без” дигән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде.

Ул бөек шагыйрь турындагы истәлекләр белән башланып китте. Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, хезмәт ветераны Фәрхат Зыятов Тукайның Өчиледә булган чоры белән таныштырып үтте, Арчаның икенче мәктәбеннән татар теле укытучысы Лилия Фатыйхова Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф ягыннан булган туганлык җепләрен “сүтте” һәм 8 сыйныф укучысы, шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бишенче буын туганы  Зөләйха Зәбирова үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.

Ул көнне Тукай иҗатын яратып өйрәнүчеләр дә, Тукайга багышлап шигырь иҗат итүчеләр дә чыгыш ясады. Өтнәдән Фәния Низамиева шагыйрьнең әнисе турында язган, улы, татар эстрадасының танылган җырчысы Фәрит Низамиев шуңа көй иҗат иткән һәм үзе үк башкарып, лауреат исеменә лаек булган.

Аннан тыш “Каурый каләм”нәрдән Минһаҗ Кашапов, Роза Шәйхетдинова, Утар Атыдан һәвәскәр яшь шагыйрь Рүзәл Камалов, Факия Шәрәфетдинова, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов, Божадан Язилә Баһаветдинова, Казанбаштан Рифкать Низамиев, Сарай–Чокырчадан Марсель Шәрәпов Тукайга багышлап язган шигырьләре белән таныштырдылар. Түбән Орыдан Раил Бакыев, Арчадан Фәния Сабирҗанова Тукай сүзләренә язылган “Туган авылым” һәм “Зиләйлүк” җырларын башкардылар.

Арча станциясендә яшәүче Хәсибә Гатауллина, педагогика көллиятеннән Зилә Зыятова, агросәнәгать көллиятеннән Зөлфия Шәйхетдинова Тукай шигырьләренә тукталдылар. Кичәне оештыручы китапханә хезмәткәре Әлфия Галимова Тукай турындагы яңа китаплар белән таныштырды.

– Үзебезнең районнан чыккан шагыйрьләр, “Каурый каләм”нәр иҗат иткән Тукай турындагы шигырьләрне, районнан чыккан язучылар арасыннан Тукай бүләгенә ия булганнарның фикерләрен туплап, “Ятимлеге аның язмыштандыр, бөеклеге ләкин – халыктан” дигән китап бастырдык, – диде “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, һәм  шул китапны китапханәгә бүләк итте.

Кичә Марсель Шәрәпов һәм Урта Бирәзәдән Фирдүс Ганиев башкаруында җырлар белән күңелле нотада тәмамланды. Соңыннан “Каурый каләм”нәр Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Әлеге кичә барган вакытта район балалар китапханәсе мөдире Алсу Рәхимбаева Шәрык бистәсендәге Тукай скверында “Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” дигән әдәби мәйдан оештырды. Анда Арчаның бишенче гимназиясе укучылары катнашты.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение