События

Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 03.05.2017

Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Бүген, 3 май көнне якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы 1967 елның 3 маенда Арча районының җырларда җырлана торган ямьле Наласа авылында туа.

Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Авыл укытучысыннан Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, профессиональ үсеш юлы уза. 

2006 елдан “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасының баш мөхәррире. Күп кенә тармакларның бүләк иясе. Медиабазар оештыруда керткән хезмәтләре өчен И.Р.Насыйбуллин ТР Министрлар Кабинеты рәхмәтенә ия. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение