События

Божа балалар бакчасында экологик чара узды 03.05.2017

Божа балалар бакчасында экологик чара узды

Табигать-безнен туган йортыбыз. Балыклар сусыз, жэнлеклэр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый.

Адәм баласы кая гына яшәмәсен, ул хәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар,бөжәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге булып тора.

Табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек-электән мөһим булуга карамастан, кешеләр табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп аңлы рәвештә юкка чыгара, һәлакәткә илтә. Елдан-ел суларыбыз пычрана, очсыз-кырыйсыз урманнарыбыз бер мәгънәсезгә киселә, химия заводларынын агулы газлары белән чиста һавабыз бозыла. Болар әле кешелек дөньясының табигатебезгә салган зыянның бер өлеше генә. Ә киләчәк буынның яшәеше табигать белән бәйле.

Шуны күз алдында тотып, табигатьне саклау никадәр мөһим булуын балаларга кече яшьтән үк аңлатырга кирәк.

2017 нче ел Россиядә “Экология елы” дип игълан ителде. Шул форсаттан файдаланып 26 апрель көнне Божа балалар бакчасында “Табигатьнең яшь ярдәмчеләре” дип исемләнгән экологик чара булып узды. Бу чара табигатьне сакларга, чүп-чарны теләсә кайда ташламаска, табигатькә карата кызыксыну, мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү иде. Чара барышында балалар чүпләрне төрле чүп савытларына аерып, күләмен кечерәйтеп салырга өйрәнделәр. Урмандагы күллекләрне, болыннарны чүптән арындырдылар һәм табигать Патшабикәсенең алтын кагыйдәләрен эзләп таптылар. Бу кагыйдәләр балаларны табигаттә үз-үзләрен тотарга өйрәтте. Чара ахырында табигать Патшабикәсе балаларны котлап “Яшь табигать ярдәмчесе” дигән медалләр тапшырды.

Шулай ук бу чарага кунак итеп Арча районы экология хезмәткәрләре Латыш Фирдәвес Камил кызы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызын чакырган идек. Алар чараны йомгаклап балаларга үзләренең киңәшләрен, теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Божа балалар бакчасы тәрбиячеләре Сабирова Ризидә Әгзәм кызы

Сабирова Ләйсән Наил кызы


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение