События

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле райондашлар! 08.05.2017

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм! 1945 елның җиңү китергән язына күп еллар узса да, Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Әлеге бәйрәмдә халкыбызның бөеклеге, җиңүчеләр буынының батырлыгы, югалту кайгысы һәм күрешү шатлыгы чагыла.

Җиңү көне – һәрберебезне берләштерә һәм теләсә нинди авырлыклар алдында да җиңелмәс итә. Бу бәйрәм барлык буыннар бәйрәме. 1945 елның җиңү языннан безне тулы бер чор аерып тора, ләкин вакыт халыклар батырлыгының бөеклеген көчәйтә генә. Ул безне Туган илебезне яратырга, бердәм һәм нык булырга өйрәтә.

Безнең тыныч тормышыбыз хакына уннарча миллион кеше гомерләрен биргән. Ватаныбызның героик үткәнен белү, бабаларыбызның җиңүе белән горурлану – алар каршындагы әхлакый бурычыбыз.

Һәлак булганнарның истәлеген онытмабыз! Геройларга мәңгелек дан! Ватаныбыз, районыбыз иминлеге хакына тиңдәшсез батырлык- лары һәм фидакарь хезмәтләре, туган җиребезгә мәхәббәтләре өчен ветераннарыбызга, толларга, тыл хезмәтчәннәренә чын йөрәктән рәхмәтебезне җиткерәм һәм алар алдында баш иям.

Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар, райондашлар!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение