События

Арчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад булды 09.05.2017

Арчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад булды

9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад булды. Үзәк мәйданнан район халкы, хезмәт коллективлары һәм гомуми белем учреждениеләры укучылары колонналары үтте.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бу көнне салкын да, эссе дә булмады. Парадны карарга килүчеләр дә күп иде. Колонналар бик матур бизәлгән. “Үлемсез полк” рәтләрендә безгә җиңү яулап биргән бабаларының, туганнарының рәсемнәрен күтәргән оныклары барды.

Парад тәмамлангач тантаналы митинг булды. Аны котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Җиңү көне уңаеннан котлавын җиткерде.

ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов бәйрәм белән котлады. Хәрби хезмәткә әзерләнүче Фидан Сафиуллин Ватан алдындагы изге бурычны намус белән үтәргә ышандырды.

Соңыннан район үзешчәннәре концерты булды.

http://arskmedia.ru/2017/05/09/archa-bayram-ita/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение