События

Президент Арчада булып китте 11.05.2017

Президент Арчада булып китте

10 майда Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул вертолетта район басуларын карап үтте. Аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуында хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Президентны ТР Премьер–министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озата килде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов районда язгы кыр эшләренең барышы, дәүләт программаларының тормышка ашырылышы белән кызыксынды. Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Районда дәүләт программалары да уңышлы тормышка ашырыла.

– Арча районына быел зур өметләр баглыйбыз, – диде Марат Әхмәтов. – Яңа оешкан хуҗалыклар уңай якка этәргеч ясарга тиеш.

Президент арчалар язгы кыр эшләрен әйбәт срокларда башкарып чыгарлар дигән ышаныч белдерде, уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сеҗе мәктәбендә ныклап төзекләндерү эшләренең барышын карады.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение