События

Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте 12.05.2017

Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркеме булып китте. Ниятләре изге – Җиңү көне уңаеннан биредә тәрбияләнүчеләргә спектакль күрсәтү.

– Тинчуринлар шушындый күңелле хәйрия акциясе белән ел саен май башында кайтып, сезнең алда чыгыш ясап китә. Җитәкчесе якташыбыз Фәнис Мөсәгыйтовның бәйрәм бүләге бу. Сезнең аз гына булса да күңелегезне күрә алабыз икән, без шуңа бик шат, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Бу көнне артистлар Арчада гына өч урында чыгыш ясадылар. Шәһәр мәктәпләре укучылары өчен район мәдәният йортында, студентлар өчен Арча педагогика көллиятендә һәм өлкәннәр – сугыш һәм тыл ветераннары өчен  өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында. Алар якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары” дигән әсәрен сәхнәләштергәннәр. Язучысы да үзебезнеке, вакыйга да үзебездә, Мөхәммәт ага үзе укыган педагогия көллиятендә (сугыш вакытында һәм аннан соң да әле ул Үрнәктә иде) бара.

Җырлар белән баетылган бу күңелле тамашаны өлкәннәр бик яратып, тын да алмый карады. Кушылып җырлап та утырдылар әле. Соңыннан алкышлап рәхмәтләрен җиткерделәр.

Уйнаучылары да бик тере, ут белән бер иде. Хәер, яшьлек үзе үк матур шул. Җитмәсә, сүз студентлар турында бара.

Соңыннан төркем җитәкчесе Зөлфия Башарова өлкән тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм бу мизгелләрне искә алып тәмләп чәй эчү өчен күчтәнәчләр калдырды.

Гөлсинә Зәкиева, «Арча хәбәрләре» газетасы

Фото: Алик Сагатов


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение