События

Арчаның 2 нче мәктәбе элеккеге укучыларын очрашу кичәсенә җыйды 13.05.2017

Арчаның 2 нче мәктәбе элеккеге укучыларын очрашу кичәсенә җыйды

Мәктәп тарихында беренче…

Арчаның 2 нче мәктәбендә бик зур очрашу кичәсе булып үтте. Анда 1977 елдан башлап 2012 нче елга кадәр һәр биш ел саен булган чыгарылыш сыйныфлары булды.

Әлеге бәйрәмгә әзерлек ярты ел алдан башланды. Һәр класс үзенә беркетелгән елгыларны барлап, алар турында мәгъламатлар туплап, презентация ясады. Килгәч тә, бик кызыксынып, мәктәп елларында төшкән фотокүргәзмәне көлешә-көлешә карадылар. Әйтерсең лә 40 ел вакыт булмаган да. Күзләрендә шул ук балачак чаткылары…

Кунакларны читтән күзәтү шундый күңелле иде ул минутларда. Үзләре зурлар, ә үзләре туктаусыз шаярталар, бер-берсен кочаклап елашып та алалар. Элек укыган классларына кермичә калган бер генә чыгарылыш та булмады ул көнне. Һәркем үз урынына утырып карады, яраткан укытучыларын тыңлады. Сыйныф җитәкчеләренең куанычы да балаларныкыннан ким түгел иде. Шул елларда эшләгән өлкән укытучыларыбызга да хөрмәт зурдан булды. Директорыбыз Гөлназ Гиниатуллина чыгышын, укучылар көче белән әзерләнгән матур эчтәлекле концертны бик рәхәтләнеп карады алар. Өлкән мөгәллимнәрнең әңгәмәсе чәй өстәле янында дәвам итте. Ә кемнәрдер классташлары, укытучылары белән бәйрәм кичәсен кафе, рестораннарда дәвам итеп, үзеләренә никадәр рухи азык алып киткәндер бу көнне. Кайбер кунаклардан без дә сораштырулар үткәрдек.

— Минем мәктәптә укыгандагы фамилиям Галәветдинова иде, исемем Эльвира, янәшәмдә минем классташым Надежда Егорова. Без бу мәктәпне 2002 нче елда тамамладык. Мәктәп танымаслык дәрәжәдә үзгәргән, матурланган. Ышанасызмы? Мин әле кичә генә укучы идем кебек. Үзебезне укыткан укытучыларны күргәч, яңадан мәктәп елларына кайтасым бик килде.

— Хәзер укыткан укытучыларга, укучыларга теләкләрегез?

-Укытучыларга, беренчедән, рухларын төшермәскә, сау-сәламәт булырга. Укучыларга тырыш булырга, авырмыйча укырга да укырга!

— Ә мин Кашурин Серёжа. Мәктәпне бетергәнгә 10 ел булды.

— Укытучыгыз?

— Яраткан укытучыбыз Рәсимә Ханифовна әле дә укыта. Безгә аның киңәшләре тормышта бик кирәк булды.

— Эх, кайтырга иде шул чакларга, дигән вакытлар булдымы?

— Әйе. Кабат кайтарып булса, мин бик тырышып, гел бишкә генә укыр идем.

— Хыялыгыз кем булу иде?

— Бизнесмен булырга хыяллана идем. Булдым.

— Теләкләрегез?

— Сабырлык, сәламәтлек, чөнки ул бу һөнәр ияләренә бик кирәк. Мин 2007 нче елгы чыгарылыш сыйныфы исеменнән укыткан укытучыларыма, әлеге очрашуны оештырган мәктәп администрациясенә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Сораштыруларга элек эшләп киткән укытучыларыбыз да җавап бирде.

  • Мин — Халидә Нурлыбаян кызы. Балалар, әйбәт укыгыз, тыңлаулы булыгыз! Бушка биргән белемне күп итеп алсыгыз. Белем һәрчак кирәк!

“Кадерле, укытучыларыбыз! Безгә ныклы белем биргәнегез, намус белән армый-талмый фидакарьләрчә хезмәт иткәнегез өчен баш иябез. Барысы өчен бик зур рәхмәт!” Ихтирам белән 1977 елгы чыгарылыш укучылары.

“Мәктәп елларын бик сагынам! Чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар! Ә укытучыларыбызга сабырлык, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләп калам!” 1987 елгы чыгарылыш.

Килгән укучылар язып калдырган теләкләрдән мин аларның мәктәп елларын бик сагынуларын, укытучыларыбызга чиксез рәхмәтле булуларын, аларны хөрмәт итүләрен аңладым.

Быелгы очрашу кичәсе тәмам. Ә киләсе елга майның беренче атнасында туган мәктәбебез тагын юбиляр чыгарылышларны көтеп кала. Рәхим итегез!

Алия Хәбирова, 7 нче сыйныф укучысы

http://arskmedia.ru/2017/05/11/archanyi-2-nche-maktabe-elekkege-ukuchyilaryin-ochrashu-kichasena-yiy...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение