События

Событие 8 03.04.2015

Событие 8

Кичә (26 март) Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнашты.

— Оешманың барлыкка килүенә 12 ел. Икенче ел инде аны мин җитәклим. Шушы вакыт эчендә Арчада яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга булышу йөзеннән хәйрия концертлары үткәрдек. Хәзер Казанда яшәүче һәм укучы арчалыларны барлыйбыз. Хәтта эшкә урнаштыруда ярдәм итүне сорап килүчеләр дә бар. Сайтны яңарта башладык. Апрель ахырына әзер булыр, дип уйлыйбыз. Кеше кайда гына яшәсә дә, шул сайтка кереп бер – берсе белән сөйләшә, фоторәсемнәрен карый һәм куя, якташларын барлый алачак, — ди Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстнның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, Казанбашта туып – үскән Фәнис Мөсәгыйтов.— Киләчәктә дә якташларыбыз белән аралар өзелмәсен, шулай очрашып торырга язсын иде.

Безнең Арча халкы бик кунакчыл. Очрашу вакытында да бу беренче булып күзгә ташланды. Татар киемнәрен кигән кызларыбыз кунакларны фойеда ук чәк – чәк белән каршы алды, гармунчыларыбыз татар халык көйләрен сузды, биючеләребез биюгә чакырды. Ә театрның икенче катында залда Шурабаштан килгән ветераннар ансамбле фольклор күренешләр тәкъдим итте. Аларның ару – талуны белмичә тыпырдап биеп, такмаклар җырлап торулары очрашуга килгәннәрне дә битараф калдырмады, алар да дәртле бию көенә өлкәннәргә кушылды. “Казан арты” тарихи – этногарфия музее кунакларны кызыксындырылык күргәзмәләр оештырган иде. Берсендә Арча төбәгеннән чыккан, хәзер инде вафат, шулай ук сугышта катнашкан язучыларның портретлары (Эрот Зарипов эшләре), Татарстан язучылар берлеге әгъзаларының әсәрләре куелган иде. Шулардан Наил Касыймов (Ашытбаштан), Рифат Җамал (Мирҗәм), Рафик Юныс (Кәче), Наласадан Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин, Мөрәледән Хәнәфи Бәдигый, Сания Әхмәтҗанова (Курса Почмак), Рәис Сафин (Субаш Аты) очрашуда да катнашты.

— Бездән бик күп танылган шәхесләр чыккан. Без аларның барысын да яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Әмма кеше нинди генә үрләр яулап, нинди генә уңышларга ирешсә дә, туган ягын, туган нигезен, балачагын онытмый, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — 3 министр Арча ягыннан. Президентыбыз Арчада эшләп киткән. Аларның ярдәмнәрен һәрдаим тоеп торабыз. Биредә якташларым белән очрашуыма чын күңелдән шатмын. Ә иң зур байлыгыбыз булган хезмәт сөючән халкым белән горурланамын.

Ә сәхнәгә ул көнне безне Арча төбәгендә туып – үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдызлар булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә чыкты. Ике сәгатьтән артык барган концертта Татарстанның атказанган артисткасы Рабига Сибгатуллина белән Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов, “Татар моңы” бәйгесе җиңүчесе Рәфинә Ганиуллина, Татарстанның халык артисткасы мәңге яшь күңелле Гөлзада Сафиуллина, “Алтын Барс” премияләре иясе Илназ Бах, хатыны Гүзәл Идрисова, танылган җырчы Нурзадә, яшь җырчы, Гөлзада Сафиуллинаның кызы Ширин, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм аның сокландыргыч фольклор коллективы, Татарстанның атказанган артисты Ринат Гыйлаҗәевның “Сорнай” фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыймов белән бер сәхнәдән Расих Галимҗанов, Динара Шәйдуллина, Дамир Гасыймов, Зилә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге “Ләйсән”, Флорид Гасыймов җитәкләгән гармунчылар, Аида Сәләхетдинованың “Аллегро” бию төркеме, Мәдинә һәм Гаяз Йосыповларның чыгыш ясауларына сөенеп һәм горурланып утырдык.

— Мин үзем Мирҗәмнән. 40 ел Үрнәк училищесында эшләдем. Казанда күптәннән яшим. Монда рәхәт булса да, туган ягым бик сагындыра. Бирегә дә мине сагыну хисе алып килде, — ди Әлфия Закирова.

— Арчалылар шат күңелле, эшкә, һөнәргә осталар. Минем әбием бөтен авыл халкына тегү теккән. Аның күлмәкләре чәй куеп эчкәнче әзер булган. Рәхимҗан бабам арбалар, чаналар ясаган. Аларны уйлап, әле дә тырышлыкларына сокланам, — ди Югары Пошалымнан Фәридә Рәхимова.

— Туган як – изге җир. Әти әни шунда күмелгән. Якташларымны бик юксынам. Шулар белән очрашырга дип әлеге чарага билетны февраль башында ук алып куйдым. Рәхмәт аны оештыручыларга, — диде Урта Пошалымнан 77 яшьлек Вәдүт Рәхимов һәм форсаттан файдаланып яраткан укытучысы Венера апа Нуриевага сәлам җиткерергә кушты.

Фоторепортаж

Гөлсинә Зәкиева

"Арча хәбәрләре"

Возврат к списку

Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение