Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Ак калфаклар җыелган чакта
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар.
Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. «Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык — тарихсыз»- дип әйтелә халыкта.Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.
13 нче май көнне татар халкының милли традицияләре, йолалары, уеннары, кием үрнәкәләре белән таныштыру максатыннан Сурнар авыл китапханәсендә Апайкина –Гарь мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында “Ак калфаклар җыелган чакта” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Рамилә Фоат кызы ачып җибәрде. Кичәнең кунагы — Лесхоз китапханәсе мөдире Раушания Ибраһим кызы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы турында сөйләде. «Ак калфак» оешмасының төп максаты халкыбызның мирасын киләчәк буынга тапшыру. Шушы оешма үткәргән җыеннарда халкыбызның милли җәүһәрләрен киләчәк буынга тапшыру юллары өйрәнелә. Без бу кичәгә укучыларны онытылып баручы йолаларыбыз белән таныштыру максатынннан җыелдык, диде ул.
Кичә барышында укучылар татар халкының үртәвечләрен, бишек җырларын, такмак, такмазаларын матур итеп сөйләделәр, бәби коендыру йоласын эшләп тә күрсәттеләр. “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия- Зәкәрия”, “Сигезле”, “Наза” уеннарын уйнадылар. Шушы авылның ак әбиләренең берсе Әминә апа чабата үрү серләре белән таныштырды. Әнисенең ничек чабата үрергә өйрәтүе турында эчтәлекле итеп сөйләвен барыбыз да кызыксынып тыңладык. Җәмилә апа да кичәгә буш кул белән килмәгән, әнисеннән калган сандык, андагы истәлекләрне күрсәтте. Чиккән борынгы сөлгеләр, өстәл ашъяулыклары, тәрәзә өлгеләре бер кешене дә битараф калдырмады. Җәмилә апа үзешчән шагыйрә дә икән. Ул шушы кичәгә атап язылган “Әнием сандыгы” дигән шигырен укыды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Татар халыкының милли традицияләрен үз эченә алган бай эчтәлекле кичә “бишле ” билгесенә үтте.
Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылмасын иде.
Гарифуллина Айсылу Мансур кызы, Апайкина-Гарь башлангыч мәктәбенең укытучысы
Арча Хәбәрләре