События

“Кырлай”да бәрәңге утырталар 15.05.2017

“Кырлай”да бәрәңге утырталар

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 15 майда “Кырлай” ширкәтендә бәрәңге басуларында булды. Әлеге хуҗалык районда гына түгел, республикада да иң күп бәрәңге игүче хуҗалык.

– Быел бәрәңгене бер мең гектарда утыртабыз, – ди хуҗалыкның яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабиров. – Бүген басуда биш агрегат эшли.

Район башлыгы механизаторлар белән дә сөйләште. Эш тәүлек буе тукталмый, 240 гектарда бәрәңге утыртылды инде.

15 майга районда сабан культуралары 31624 гектарда (план 65238 гектар) чәчелде. “Курса МТСы” 2746 гектарның 2246 гектарын чәчте инде.




Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение