События

Пөшәңгәрдә яшәүче Әхмәдуллиннарда алтын туй 16.05.2017

Пөшәңгәрдә яшәүче Әхмәдуллиннарда алтын туй

”Гаилә – татулыгы белән көчле.”
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.

Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың.
Пөшәңгәр авылыннан Гөлйөзем һәм Фаиз Әхмәдуллиннарның бергә гомер итә башлаганнарынада 50 ел.
Гөлйөзем апа белән Фаиз абый дүрт ул, бер кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Барлык балаларыда үз тормышларын корганнар. Бугенге көндә алар төп йортта уллары Фидаил колхозда шофер, килене Илзирә сыер савучы һәм өч онык белән матур гына яшәп яталар.
Бу гаилә гомер буе колхозда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда, унике оныкка әби белән бабай булып яшәп яталар.
Фаиз абый 35 ел тракторда, ә Гөлйөзем апа 36 ел фермада сыер сауган.
Мин, сәнгатъ җитәкчесе Нотфуллина Румия белән бу парларның үзләре белән сөйләшеп алыйк, ял көне өйдәдер — дип өйләренә бардык. Безне кояш кебек балкып киленнәре Илзирә каршы алды, өйләренә дәште. Ишле гаилә: шәһәрдән дә балалары кайткан, түгәрәкләнеп өстәл артында чәй эчеп утыралар, безне дә чәй эчәргә дәштеләр. Өй тулы кеше, туганнар, балалар — сокланмый мөмкин түгел. Фаиз абый белән Гөлйөзем апаның 50 ел бергә гомер итеп яшәүләрен искә алып гаилә бәйрәме белән котладык.
Югыйсә әле генә иде кебек дип елмаеп Гөлйөзем апа тормыш иптәше Фаиз абыйга карап елмаеп куйды. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Тормышның тоткасы хатын – кыз диләр шул, Гөлйөзем апага исләребез китеп тыңлап карап утырдык.
Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була шул.
Күпләргә үрнәк булырлык Әхмәдуллиннар гаиләсенә киләчәктә зур уңышлар балалар куанычы, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
кадергә, хөрмәткә төренеп,
яшәгез мәңгелек гөл булып.
Әскәрова Розалия

 

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение