События

Арча мәдәният йортында спектакль карадык 21.05.2017

Арча мәдәният йортында спектакль карадык

Мин кечкенәдән театр белән кызыксындым. Театр үзе бер серле дөнья бит ул. Актёрларның оста итеп уйнаулары, матур хәрәкәтләре, әдәби телдә сәнгатьле сөйләүләре соклану тудыра. “Кем буласың килә?” — дигән сорауга “Һичшиксез, актриса булам”, — дип җавап бирә идем. Ни өчендер, еллар узгач, бу хыялым тоныкланып калды.

Язның бер матур көнендә миңа Арча мәдәният йортында спектакль карау мөмкинлеге туды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артистлары якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның “Без — кырык беренче ел балалары” әсәрен сәхнәләштергәннәр иде. Вакыйга Мөхәммәт Мәһдиев 1944-1947 нче елларда укыган Арча педагогия көллиятендә бара.

Ут сунде… Пәрдә ачылды… Спектакль башланды… “Без- кырык беренче ел балалары” повестенда Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия көллиятендә укыган яшүсмерләрнең көндәлек тормышлары тасвирлана. Сәхнәдәге күренеш чынбарлыкта булган шикелле. Тарихи декорацияләр, музыкаль бизәлеш ул чорның вакыйгаларын аңларга ярдәм итә.

Театрның яшь артистлары Айсылу Мөсәлләмова, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров үз рольләрен тамашачыга җиткерерлек итеп, хисләргә бирелеп уйнадылар.

Спектакль караганда, мин чын күңелдән көлдем дә, уйланырлык хисләр дә кичердем. Тизрәк повестьне тулысынча укып чыгасым килде. Иң мөһиме: минем балачак хыялым икенче сулыш алды.

Динә Җәләева,

Иске Чүриле урта мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы

 

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение