События

Курсалар әзер 28.05.2017

Курсалар әзер

27 майда Арча районының “Курса МТСы” ширкәте базасында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, идарә, “Ростехнадзор”, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар, авыл хуҗалыгы техникасы сатучы оешмалар вәкилләре катнашты.

Бу көнне “Курса МТСы” ширкәтенең терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техникасының әзерлегенә үрнәк парад уздырылды.

— Без бүген үк азык әзерләүгә керешә алабыз, — диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов. – Чәчүне ун көн элек тәмамладык, шуңа азык әзерләү техникасын карауга вакыт күбрәк калды.

Хуҗалыкның силос, сенаж чокырлары да әзер.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре азык әзерләү сроклары, әзерләү технологиясе, хезмәтне саклау таләпләре турында сөйләделәр. “Ростехнадзор” вәкиле һәр техниканың техник карау үткән булырга тиешлеген искә төшерде.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар азык әзерләү техникасын, сенаж, силос траншеяларын карадылар, орлыкчылык хуҗалыгында эшнең оештырылуы белән таныштылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов “Курса МТСы” ширкәтендә техниканың әзерлеге яхшы булуын билгеләп үтте, башка хуҗалыкларга үрнәк итеп куйды. Хуҗалыклар җитәкчеләреннән терлек азыгын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү өчен барлык чараларны күрүне таләп итте.

        

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение