События

Арча укучылары имтиханны Балтачта тапшырачак 27.05.2017

Арча укучылары имтиханны Балтачта тапшырачак

Быел район мәктәпләрендә 5258 бала белем алды. 25 майда алар өчен шатлыклы көн – “Соңгы кыңгырау” тантанасы булды. 11нче сыйныфны тәмамлаучы 193 егет һәм кыз өчен мәктәптә чынлап та соңгы кыңгырау яңгыраган көн иде бу.

Алда аларны бердәм дәүләт имтиханнары, югары уку йортлары, олы тормыш юлы көтә. 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 558 укучы төп дәүләт имтиханы бирәчәкләр.

– Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын Арчаның 2нче номерлы урта мәктәп базасында, ә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар 2нче номерлы урта мәктәптә һәм 5нче гимназиядә тапшыра, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Беренче булып парталар артына тугызынчы сыйныфны тәмамлау- чылар утыра. 26 майда безнең районның биш укучысы Балтачка инглиз теле буенча имтихан тапшырырга бара. Ни өчен Балтачка? Чөнки имтихан тапшыру пункты ачу өчен 15 укучы булуы кирәк. Шул сәбәпле, кайбер фәннәрдән имтиханнарны күрше районнар укучылары безгә килеп тә тапшырачак.

Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар өчен сынау 29 майда башлана.

Билгеле инде, имтиханнар алдыннан укучылар, алардан да бигрәк ата–аналары дулкынлана – бирә алырлармы? Укучылар имтиханнарны күзәтүчеләрнең уяу карашы астында тапшырачак. Быел имтиханнар тапшыру тәртибе сакланышын Татарстанда беренче тапкыр җәмәгать активистлары студентлар күзәтәчәк. Һәр пунктта өчәр шундый күзәтүче булачак. Әле тагын Мәскәүдән 15ләп студент кайтачак. Алар имтихан тапшыру барышына тык- шына алмый, бары тик күзәтәләр генә.

Имтиханнар барышын Интернет аша да карап барачаклар. Моның өчен кабинетларга икешәр камера куела.

Тугызынчы сыйныфларның имтиханнар тапшыруын шулай ук камераларга яздыралар. Әмма язмаларны соңрак өйрәнәчәкләр.

– Болар берсе дә балаларны куркыту өчен эшләнми, төп максат – һәр укучыга бертигез шартларда имтихан бирү, үзенә тиешле баллны җыя алу мөмкинлеге тудыру, – ди Зөлфәт Миннефәр улы. – Соңгы өч елда бездә аттестат ала алмаган бер генә бала да булмады. Быел да күңелсез хәлләр булмас, укучылар алган белемнәре белән имтиханнарны матур итеп тапшырып чыгарлар, дип ышанам.

Әйе, районыбызда балалар төпле белем алсын өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Быел республикада өч яңа мәктәп төзелә. Берсе – Казанда, икенчесе Яр Чаллыда, өченчесе – Арчада. 500 урынлы урта мәктәп быелгы уку елына өлгерергә тиеш. Аны Арчаның 6нчы урта мәктәбе булыр, дип торалар. Заманча җиһазландырылган, белем алу, дәрестән тыш чаралар үткәрү өчен бөтен шартлары булган уку йорты булачак ул.

Әлеге мәктәп шәһәрнең көнбатыш өлешендә урнашкан. Анда шушы бистәдә яшәүче балалар укыячак. Яңа мәктәп өч һәм ике сменада укуны бетерүне күздә тоткан феде-
раль программа нигезендә төзелә. Шәһәребез мәктәп-
ләрендә икенче сменада 978 бала укый. Арчаның 5нче гимназиясендә, 1, 3нче мәктәпләрдә укучы балаларның бер өлеше яңа мәктәпкә күчә, аларда икенче сменада укыту бетә. Бу сыйныфтан тыш чараларны нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирәчәк.

Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп рольне уйнаучы укытучыларны әзерләү буенча планлы эш алып барыла.

Якындагы елларда кайсы мәктәптә нинди фән укытучысы кирәклеге билгеле. Нигездә математика, физика, химия, биология укытучылары кирәк. Хәзерге вакытта югары уку йортларында стипендия алып 5 студент укый инде. Стипендия аз түгел – айга 15 мең сум. Укып бетергәч алар район мәктәпләренә эшкә кайтырга тиеш.

Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучы тагын 7 укучы белән шул юнәлештә китәргә җыена.

Без дә укучыларга укытучылары, ата–аналары йөзенә кызыллык китермичә имтиханнарны уңышлы тапшырып, киләчәктә булган матур хыяллары тормышка ашса иде, дигән теләктә калабыз!

Ильяс ФӘТТАХОВ

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение