События

Арчаның 3 нче мәктәбе укучысы Әлфиснең язмасы 2 урынга лаек булды 30.05.2017

Арчаның 3 нче мәктәбе укучысы Әлфиснең язмасы 2 урынга лаек булды

Әбиемнең серле сандыгы»

Һәр эшнең башында ният тора. Безнең төп ният- балаларны, өлкәннәрне милли мирасыбызны саклауга этәрү…..

ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле бәйге игълан итте. Максаты- гаиләдә сакланган ядкәрләрне барлау. Бәйгенең шарты: бер кулыңа гаиләдә сакланучы ядкәрнең үзен, икенчесенә, аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып, фотосурәткә төшәргә һәм әлеге ядкәр турында хатирәләр язып, “Тылсымлы куллар” журналы редакциясенең электрон тартмасына юлларга кирәк иде. Бәйгегә 186 эш кабул ителгән. Бу бәйгедә Арчаның 3 нче номерлы мәктәбеннән 3 “Б” сыйныфы укучысы Һидиятуллин Әлфис Фәнис улы, “Тамгалы кашыклар” язмасы белән катнашып, 2 нче урынга лаек булды. 20 нче май көнне “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Йомгаклау тантанасында Татарстан китап нәшрияты, Г.Камал театры, «Татармультфильм», «Идел» яшьләр үзәге җитәкчеләре, кадерле кунакларыбыз – Дәү әниебез Әлфинур апа Хисами, Фәрид абый Мифтахов катнашты. Фәрид абый Мифтахов котлау сүзләрен жыр белән җиткерде, ә Дәү әниебез Әлфинур апа Хисами әбисеннән мирас булып калган беләзеге турында сөйләде. Бәйгенең бу өлеше уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Кичә ахырында музей белән таныштык, истәлеккә фотосурәткә төштек. Чараны оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фәнил Һидиятулина





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение