События

Арчаның нәни йолдызчыгы 01.06.2017

Арчаның нәни йолдызчыгы

Мәскәү телевидениесе аша Максим Галкин алып барган “Барысыннан да яхшы” (“Лучше всех”) тапшыруын күпләр яратып карый, анда чыгыш ясаган балаларга соклана. Ерак барасы юк, үзебездә дә әлеге тапшыруга җибәрерлек талантлы балалар җитәрлек. “Йолдызлык” бәйгесендә никадәр җырга, биюгә сәләтле балалар чыгыш ясап, лауреат исемен яулады. Нәни йолдызлар – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез.

Шулар арасында 11нче балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь җырчы Әминә Ибраһимова да бар. 4 яшьтә генә булуына карамастан, ул күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуларга өлгергән инде.

– Бу балалар бакчасына Әминә 3 яшеннән йөри. Сентябрьдә килдек, ноябрьдә инде ул “Голосок” дигән район бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулады. Шунда аның талантын Алсу Кашапова күреп алды. “Бусинка” дигән ансамбльне дә алып бара ул. Балалар белән бик бирелеп эшли, – диде Әминәнең әнисе Динә.

Кемгә ошап шулай сәләтле булган соң бу бала? Динә үзе дә, ире Марат та җырлыйлар икән. Динәнең хәтта балалар бакчасында үткән бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясаганы бар. Гаиләдә өч бала тәрбиялиләр. Икенче сыйныфта укучы олы уллары Әмир сөйләргә оста, Әминә җырга, биюгә, ә менә 3 яшьлек Ясминә  кайсына тартым икәнен вакыт күрсәтер.

Бүген сүз Динә һәм Маратның горурлыгы Әминә турында бара. Район бәйгесе белән генә чикләнми Әминә. Ике ел рәттән ул ТНВ каналы аша бара торган “Җырлы–моңлы балачак” Халыкара бәйгесендә дә катнаша.

– Ул дүрт этаптан тора, – дип аңлата Динә Ибраһимова. – Беренче елны Әминә дүртесен дә уңышлы гына үтте, әмма лауреат була алмады. Ә менә икенче елны лауреат исемен алды. Балаларда милли тәрбия алып бара торган бик матур бәйге бу. Моннан тыш “Әнием турында җыр”ны башкарып, “Йолдызлык” фестиваленең район турында җиңде һәм зона ярышында катнашу хокукын яулады. Дөрес, аннан үтә алмады. Тик борчылмыйбыз, әле аның бар да алда. Болай да уңышлары җитәрлек булды. Быел “Сөмбелә”, “Голосок” “Идел буе энҗеләре” бәйгеләрендә дә беренче урыннарны яулады.

Костюмнарны да үзләре тегә икән. Әминә генә тырышсын. “Аңа тамашачы игътибары бик ошый. Сәхнәгә чыкса, бөтенләй үзгәрә”, – ди әнисе. Аннан кыз Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге “Гөлләр” ансамбленә дә бик яратып йөри. Җырчы да, биюче дә безнең нәни Әминәбез.

– ТНВ каналы безне Габдулла Тукай шигыренә иҗат ителгән “Күбәләк” җыры буенча клип төшерергә чакырды, – ди Динә Ибраһимова. – Ул Казандагы “Парк Хаус” сәүдә үзәгендә “Күбәләкләр паркы”нда төшерелде. 1 июньдә күрсәтәчәкләр.

Нәни сәхнә йолдызы Әминә Ибраһимовага киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын, җыр–моң күгендә ул тагын да яктырак балкысын.

Гөлсинә Зәкиева

        


Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение