События

Язучылар Арчадагы балалар бакчаларында кунакта 30.05.2017

Язучылар Арчадагы балалар бакчаларында кунакта

Узган ел Тукайның 130 еллыгы уңаеннан язучылар Арча мәктәпләрендә булып, шигъри марафон үткәргәннәр иде.Безнең төбәк матур традицияләргә тугрылык сакларга ярата. Шуңа марафонны быел да дәвам итәргә булдылар. Аерма шунда гына, бу юлы ул балалар бакчалары аша үтте.

Узган атнада безгә Татарстан язучылар союзы рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, драматурглар Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал, Фирдәвес Зариф, Рифә Рахман, Альберт Гадельшин, танылган журналист Риман Гыйлемханов, язучылар берлегенең матбугат бүлеге җитәкчесе Нәгыйм Шаһиев килде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов озатып йөрде. Кунакларны иң беренче булып чәкчәкләр белән, “Туган тел”не татар, рус, инглиз телендә сөйләп, татар көенә биетеп  Арчаның тугызынчы балалар бакчасында каршы алдылар.

“Шатлык”та  марафончыларны балалар үзләренчә гади итеп шагыйрь тормышы белән таныштырдылар. Тукай әсәрләренә нигезләнеп төзелгән әдәплелек дәресе дә бик кызыклы үтте. Кунакларның үзләрен дә тик тотмадылар, оркестр оештырып, һәрберсенә “уен кораллары” биреп, Тукайның “Бәйрәм бүген”ен уйнаттылар. Ул аларга бик ошады, Данил Салихов соңыннан шаярып: “Юкка язучы булып йөрибез икән”, – диде.

Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән. Казан циркының элеккеге баш режиссеры, иллюзионист, фокусчы, шул ук вакытта драматург Альберт Гадельшин фокуслар күрсәтте.

–Без бүген балачак дөньясында. Сез келәмдә генә йөрисез, безнең балачак ялан тәпи чирәмдә каз бәбкәләре көтеп үтте. Сез – Тукай ягыннан. Биредә без гел Тукайны эзлибез. Ә сез барыгыз да Тукайга ошаган, – дип көлдерде Камил Кәримов.

Чираттагы тукталыш – унберенче балалар бакчасында. Биредә шагыйрь әкиятләре геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә, Гали һәм Былтыр  бүгенге көн белән яшәделәр, сөйләштеләр, проблемаларны хәл иттеләр.

Икенче балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгына багышланган кичә оештырылды. Аларның биюләре, уеннары, шигырьләре тәкъдим ителде. Берсеннән–берсе матур костюмнар күзләрне камаштырды. Матрешкаларны татар, мордва, мари, чуваш малайлары һәм кызлары алыштырды. Иң соңыннан Шүрәлеләр биюе күрсәтелде.

Бишенче балалар бакчасында кунакларны капка төбеннән үк нәни Апуш каршы алды. Балалар бакчасы ишек төбенә килеп җиткәнче умырзаялар “чәчәк атты”, күбәләкләр “очты”. Нәни йолдызчык Зәлилә Ибатуллина Тукай сүзләренә иҗат ителгән җыр башкарды. Бәйрәм балалар бакчасына кергәч тә дәвам итте.

Аннан язучылар ике төркемгә бүленеп Наласа, Кушлавыч, Утар Аты, Түбән Аты мәктәпләренә юл алды. Наласа мәктәбендә кунаклар өчен җырлы–биюле бик матур чара оештырылган иде. Марафончылар балалар чыгышларын сокланып күзәттеләр. Үзләре дә җавапсыз калмадылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Альберт Гадельшинның фокуслары да балаларга бик ошады.

Һәр мәктәптә кунакларны әнә шулай җылы каршы алдылар, күңелле чыгышлар белән “сыйладылар”, үзләрен алкышлар белән тыңладылар.

Гөлсинә Зәкиева



Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение