|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
02.06.2017
Арчаның талантлы балалары бәйрәмдә бүләкләнде
Арчада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачак ул — мин һәм син» дигән чара узды. Бәйрәм чарасы Арча сәнгать мәктәбе укучыларының бәйрәм рухы бөркем торучы ялкынлы чыгышлары — җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Бәйрәмдә әдәбият-сәнгать, спорт өлкәсендә, укуда, төрле конкурс-бәйгеләрдә уңышка ирешкән балалар бүләкләнде.
Чараны оештыру һәм уздыруда Арча сәнгать мәктәбе, Арча Үзәк китапханәсе, район мәгариф һәм мәдәният идарәләренең күп өлеше кергән. Шундый матур, күңелле бәйрәм өчен балалар үзләре дә, әти-әниләре дә оештыручыларга зур рәхмәтле.
Арча Хәбәрләре







































