События

Яңасала балалары «Әдәби мәйдан»га чыкты 03.06.2017

Яңасала балалары «Әдәби мәйдан»га чыкты

Балаларның шатланганын

Ишетсен җыр, тыңласын җир,

Балаларның көлүеннән

Беркайчан да тынмасын җир.

Балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Менә шушы балачак мизгелләрен мәңге онытылмаслык, хәтердә калырлык итеп үткәрү максатыннан Яңасала авыл җирлегендә 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнен уңаеннан барлык мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре ике авыл (Каенсар һәм Яңасала)  балаларын бергә җыеп  матур итеп бәйрәм оештырырдылар. Ник  оештырмаска, аларның бит хәзер бергә җыелып очрашу, төрле бәйрәмнәр үткәрү өчен  парклары   бар.

Көнендә, нәкъ балаларга ходай тәгалә  бүләк өчен биргән кебек булды. И, рәхәтләнде соң сабыйлар уйнап. Бакчадагы балалар мәйданчыгында уйнап туйгач апалары аларны мәйданга дәште. Ә анда тамаша… Нинди генә уеннарда катнашмады балалар, чүлмәктә ваттылар, капчык киеп тә сикерделәр, боҗрага туп та аттылар, арканда тарттылар. Уйнаган уеннарны санап бетерерлек кенә түгел.

Ә китапханәче Фәридә апалары балаларны “Әдәби мәйданга” дәште. Нәни дуслар өчен ни кадәрле яңа,матур китаплар кайткан икән бит авыл китапханәсенә. Ул аларны җәй буе укырлык матур әдәбият белән таныштырды, китапханәгә кунакка дәште.

Нәни дуслар бик күп көч куеп төрле бәйге -ярышларда катнашкач арыпта,  талчыгып та  киткәннәр, яшел җәйләүдә табын корып җибргәч и куаныштылар инде сабыйлар. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!

Яңасала авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение