События

Арчаның «Казан арты» командасы татар КВН лигасында 3 урын яулады! 04.06.2017

Арчаның «Казан арты» командасы татар КВН лигасында 3 урын яулады!

Татар халкы Сабантуйны сагынып көтеп алган кебек без КВНны көтәбез», − дигән сүзләр белән башланып китте татар КВН югары лигасы финал ярышы. Кичә «Ак барс» яшьләр үзәгендә булган Интертат.ру электрон газетасы хәбәрчесе үзенә күрә бер җылы, татарча, яшьләрчә атмосфераны тоеп кайтты.

Дүрт саны, «зур кунаклар», шул ук жюри


Быел финал дүрт саны белән тыгыз бәйләнгән иде. Беренчедән, Лига дүртенче тапкыр уздырылды. Икенчедән, финалда дүрт команда: Казан дәүләт аграр университетының «Әкәмәт», Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Татар Team», Әлмәтнең «ӘДМХИ» һәм Арчаның «Казан арты» көч сынашты. Өченчедән, командалар дүрт төрле бәйге узарга тиеш иде. Алар: сәламләү, тамашачылар биргән сорауларга җавап бирү, блог рәвешендә төшерелгән видео һәм “йолдызлы-музыкаль” өй эше.
Татарча КВН
Командаларның чыгышларын карарга Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыев, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, республиканың КВН клубы президенты Андрей Кондратьев кебек, Лиганың алып баручысы Руслан Харисов әйткәнчә, «зур кунаклар» да килгән иде. Васил Шәйхразыев чыгышында КВНның тел һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен кирәк булуын белдерде. «Биредә сез татар телен өйрәнәсез, татар телендә аралашасыз. Туган телне белү − зур бәхет ул», − диде вице премьер. Ә аның артыннан сәхнәгә менгән Андрей Кондратьевның «Хәерле кич, кадерле дуслар! Мин яратам татар КВНын» дигән сүзләре залда көчле алкышлар яңгыратты. Кондратьев Васил Шәйхразыевка КВН белән дуслыгы өчен рәхмәт хаты да тапшырды. Әмма «зур кунаклар», кагыйдә буларак, мондый чараларда озак тоткарланмый шул. Сәламләү өлешеннән соң залда төгәл өч урын бушап калды.
Татарча КВН
Татар КВНын күзәтеп баручылар ярышлардагы жюри әгъзаларын яттан беләдер инде. Бу юлы да жюри әгъзалары исемлеге узган уеннардагыдан әллә ни үзгәрмәгән. Командаларга 22 ел элек татар КВН лигасына нигез салган Фәридә Таштабанова, «Хәзинә тур» фирмасы директоры Комил Сираҗетдинов, автор-башкаручы Илназ Сафиуллин, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров, беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм татар КВН лигасы җитәкчесе Рамиль Әгъдиев бәя бирделәр.


Билдән түбән юмор татар юморының бер өлешеме?


Татарча КВН
Сәламләүгә барлык командалар да яхшы әзерләнгән иде. Хәтта мәзәкләрнең эчтәлегендә ниндидер алга китеш тә бар сыман тоелды. Көнкүрештә очрый торган темалардан тыш, командалар бүген актуаль булган мәсьәләләргә дә тукталган. Мәсәлән, «Казан арты» командасының шушы көннәрдә бөтен Инстаграмны шаулаткан ике игезәк Казан кызы, «ӘДМХИ»ләрнең ураза тоту, «Татар Team» командасының җәй килмәве һәм шуңа бәйләп, ябыгуның кирәк булмавы турындагы мәзәкләр шундыйлардан. Ә җиңүче дип табылган «Әкәмәт» командасының сәламләвендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты! Исегездә булса, берничә ай элек интернетта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның Рөстәм Миңнехановка пародиясенең видеосы таралган иде. Команда шушы вакыйга белән оста файдаланган. Аграр университет командасы булгач, сәламләүдә Талипов-Миңнехановның катнашуы бигрәк тә урынлы булды. Чөнки Илбашы да шушы уку йортын тәмамлаган бит.
Татарча КВН
Әлбәттә, билдән түбән юмор да яңгырамый калмады. Мондый төр юморны татарның әле формалашып та бетмәгән юморының бер өлеше дип карарга өйрәндек бугай инде. «Казан арты» командасының «Ах, душа мой» җырын «Ах, пушап мой» дип үзгәртеп җырлавы, «Татар Team»да уйнаучы егетнең «нәрсәдер телим» дип әйткән кызларга «зато сезне берәү дә теләми» диюе − моңа ачык мисал.
Татарча КВН
“Тиздән футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, сүгенмичә никак”


Ә сорауларга җавап бирү командаларга авыррак булды. Бу биремне яхшы үтәү өчен импровизация һәм көчле фантазия кирәк шул. Бәлки төп сәбәп шундадыр да. Тамашачылардан «Корсак үсә, ә чәч коела, миңа нишләргә?», «Инстаграмда аккаунтым юк, шуңа интернеттан алынган шаяртуларны аңламыйм, миңа нишләргә?», «Төнлә йоклый алмыйм, миңа нишләргә?» кебек сораулар яңгырады. «Нигә барыгыз да үз проблемагыз турында сорыйсыз соң?», − дип шаяртып та куйды бу уңайдан алып баручы Руслан Харисов.
Татарча КВН
Бер тамашачының «Нигә Рамазан аенда ураза тотмыйлар?» дигән соравына «Әкәмәт» командасы: «Чөнки тиздән футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, сүгенмичә никак», − дип җавап бирде. Ә Айваз Садыровның «Рус блогерларының җитәкчеләр белән элемтәдә торганы ачыкланган. Татар блогерлары кем белән элемтәдә тора?» дигән соравына «Tatar Team» командасы «Бездә блогерлар бармыни?!» дип җавап кайтарды. Әлеге ике җавапны тамашачыларның кул чабуларына нигезләнеп, иң яхшылары дип атап була. Сүз уңаеннан, уенда татар блогерларыннан жюрида утырган Татар малай гына күренде. «Tatar Team» командасының әйткән сүзе ниндидер дәрәҗәдә дөрес тә булып чыгадыр, бәлки.


Хәмдүнә Тимергалиева –  вахтерша, Илназ Баһ – студент, Әбри Хәбриев – Чудовище


Йолдызлы-музыкаль бирем кысаларында командалар бер артист белән уртак номер әзерләргә тиеш иде. Арчалар берьюлы ике җырчыны: Хәмдүнә Тимергалиева һәм Илназ Баһны эләктергән. «Казан арты» командасы составында Хәмдүнә апагыз тулай торак вахтершасына, ә Илназ Баһ студент егеткә әйләнде.
«Tatar Team» командасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша белән уртак номер әзерләгән иде. Бу очракта артист үзен үзе уйнады.
Татарча КВН
«ӘДМХИ» командасы ярдәмгә диджей, алып баручы Әбри Хәбриевны чакырган. Әлеге команданың бу номеры озын, хәтта ниндидер дәрәҗәдә күңелсез булды. “ӘДМХИ”ләр “Красавица и Чудовище” мультфильмыннан татарча өзекләр күрсәтте. Әбри Хәбриев Чудовище ролен башкарды.
Бу биремдә дә “Әкәмәт” командасы аерылып торды. Алар янына сәхнәгә эстраданың иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс Тямаев чыкты. Ә Тямаев сәхнәгә чыккач, залда нинди хәлләр булганын чамаларга була инде.
“15 ел элек мин үземдә КВНда уйнаган идем. Менә ничә ел узды һәм шуннан соң КВНга әле беренче килүем. Уразада булсам да, бик теләп килдем. Бирегә килгәч, хәл дә кереп киткәндәй булды. Уен бик ошады. Шундый шәп эмоцияләр һәм көчле энергетика биредә”,   ̶  дип сөйләде Фирдүс безгә соңрак. Шулай ук ул татар КВНын үстерергә кирәк дигән фикердә. Мәдәният министрлыгы, яшьләр оешмалары бу чарага ныграк игътибар бирергә тиеш дип саный җырчы.


“Татар юморы һәр татарның йөрәгендә бар”


Финал нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә Казан дәүләт аграр университетының «Әкәмәт» командасы лаек булды. Икенче урында – «Tatar Team», өченче урында – «Казан арты», дүртенче урында – «ӘДМХИ» командалары. Җиңүчеләр Башкортстанның Урал тауларына өч көнлек сәяхәткә барачак. Бүләкне лиганың партнерлары әзерләгән.
Җиңүче “Әкәмәт” командасы татар КВН лигасы белән беррәттән республика КВН лигасында да уйный. Егетләргә ике лиганы бергә алып бару авыр бирелә икән. “Ике лигада да уйнау авыр бирелә. Чөнки һәр лиганың үз концепциясе, үз кагыйдәләре бар. Шәхсән минем үземә тел мәсьәләсе дә авырлык тудыра. Татар телендә бик яхшы сөйләшмим, әмма тырышам”,   ̶  ди команда әгъзасы Денис Мөхтәсипов.
Татарча КВН
Шуны да билгеләп үтү кирәк, җиңүче команда составында өч егет кенә. Ә башка командаларда катнашучылар саны биш яки алты. Әмма моңа карамастан, “Әкәмәт”ләр җиңде. “Сан түгел, ә сыйфат мөһим”,   ̶  диде бу уңайдан шулай ук команда әгъзасы Шамил Ситдыйков.
Егетләр киләчәккә планнар да корып куйган инде. Хәзер алар республика КВН лигасының ярымфиналына әзерләнәчәкләр. Команданың өченче уенчысы Фаил Баязитов белдергәнчә, республика лигасында алар татар колориты белән шаккаттырырга уйлый.

“Татар юморы һәр татарның йөрәгендә бар, аны чыгара белергә генә кирәк”, – диде егетләр сөйләшү азагында. Бәлки бу шулайдыр да. Ничек кенә булмасын, шунысы ачык аңлашыла: татар КВНы – татар юморы үсешенең беренче баскычы ул.


 Илгиз ШӘКҮРОВ. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары
http://m.intertat.ru/tt/society-tt/item/66152-tatar-kvnyi-%CC%B6-tatar-yumoryinyi%D2%A3-berenche-baskyichyi.html

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение