События

«Ызандашлар» кабат очрашты 06.06.2017

«Ызандашлар» кабат очрашты

4 июнь көнне, Арча районының “Балыкчылар авылы”нда “Ызандашлар» төркеменең чираттагы очрашуы узды. Анда җиде – Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнарында яшәп иҗат итүче 17 ызандаш җыйналды.

Арабызда иң мәртәбәле, халык ихтирамын яулаган зыялы затлар – танылган татар драматургы, режиссер, чыгышы белән Арча районы егете Гафур Каюмов белән шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың булуы гына да әлеге төркемнең гел үсештә булуын раслаучы дәлил. Чөнки мондый мөхтәрәм затлар белән эшләгәндә бер урында гына таптанып та булмый, аларның киңәшләрен тыңлыйм дип кенә дә тыңлый ала торган түгел. Гадәттә мондый биеклектә иҗат итүчеләр белән аралашу азрак куркыта да, ә безнең очракта, ызандашлар моны күктән төшкән бәхет дип кабул итте. Башта аз гына шүрләдек билгеле, аннан соң аерыла алмадык…

Мин үзем журналист, азрак хикәяләү сәләтем бар дип саныйм, бу төркемдәгеләрнең иҗатын өйрәнеп, соңгы вакытта шигырь яза башладым. Могҗиза дими ни дисең инде моны, остазлар өйрәтерлек  булганда, максат куя белгәндә төркемебез гел алга барыр, дип уйлыйбыз. Алай гына да түгел, җиде районның каймагына–иң сәләтлеләренә әйләнәсебез килә – без үзебез бу төркемнең әнә шундый югарылыкта иҗат итүен телибез. Язучылар берлеге дә, композиторлар да, җырчылар да игътибар итәр әле, дигән фикер дә юк түгел. Чөнки көй сорый торган шигырьләр дә күп, сәләтлеләр дә… Мактану дип кабул итә күрмәгез, 30 ел буе объектив фикер йөртеп эшләгән журналист бәяләмәсе бу.

Хәтерләсәгез, февраль аенда Арчаның тарих –этнография музеенда булган “Ызандашлар” төркеменең тәүге җыелышын да язган идем. ТВ, газета журналлар да яктыртты бу чараны. Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев оештырган бу төркемгә баштарак  көлемсерәп караучылар да булды. Ул вакытта  һәр районнан берләшмә җитәкчеләре, актив иҗат итүчеләре җыйналган иде. Шагыйрь күренекле шәхес Рифат Жамал киңәшләрен тыңлап башлаган идек. Күргәнегезчә, иҗат итүчеләр үз казаннарында гына кайнамый, аларның остазлары бар. Үз араларында да әйбәт кенә иҗат итүчеләр җитәрлек.

WhatsApp социаль челтәрендә “Ызандашлар” ның утызлап кешене берләштергән төркеме дә бар. Анысында көн-төн аралашабыз. Иҗат иткән шигырьләребезне куеп, бергәләп тикшерәбез, остазлар сүзен тыңлыйбыз, өйрәнәбез. Төркемнең үз активы бар, максаты да…

Менә бу очрашу да– алдагысының дәвамы. Монысы тирәнрәк, монысы саллырак булды. Зиннур Тимергалиев төш вакытында башлап җибәргән очрашу кичкә кадәр дәвам итте. Остазларның мастер класс күрсәтүе, киңәшләре җанга үтте, фикерләр, хисләр кузгалды. “Поэзия төркеме генә түгел бу, кайчагында шулкадәр арыйм, әнә шундый вакытта күңел “Ызандашлар”ны сорый. Соңгы атнада төркемнән чыкмыйча, сезнең белән яшәдем. Сезнең белән рәхәт. Бу төркемдә кемдер яклау таба, ялгыз җаннар үзенең серен яза, киңәш сорый. Проблема булса да, бергәләп хәл итүебез ошый. Шуңа күрә моны шигырь дип кенә карау ярамый. Мондый төркем башка юк. Шәрәфле әгъзалары булу да үз эшен эшләсен…”, – дип сөйли Сания Әхмәтҗанова.

“Монда җанлы аралашу бар, монда кызыксыну бар, монда кайнау бар, теләк бар, шулай булгач киләчәге бар. Хәлдән килгән кадәр булышу, күтәрү дә бар монда… Мин дә җаныма рәхәтлек алам…”,– дип, сүзен башлап, киңәшләрен җиткерде драматург Гафур Каюмов та. Менә шул рәвешле олылау белән башланган очрашу, мастер класс, һәркемнең иҗатын тикшерү, аны тыңлау, бәяләү, киңәш бирү белән дәвам итте.

“Болай булгач, язабыз. Үземә бик күп файдалы киңәшләр ишеттем…” – дип, фикерләре белән уртаклашты Балтачтан Алмаз Әхмәтвалиев. Ике ай элек кенә үзенең беренче шигырьләрен “Ызандашлар” хөкеменә тапшырган, Арча районы Сарай Чокырча авылында яшәүче Марсель Шараповның каләме дә өметле дип бәяләнде. Кукмарадан — Мәгефүр Закиров, Балтачтан — Флера Габдуллина, Арчадан — Факия Шәрәфетдинова, Балтачтан Салиха Гаязованың һ.б иҗаты да үз бәясен алды.  Ә иҗат белән шөгыльләнүчегә киңәшнең, бәяләүнең ни дәрәҗәдә кирәген без, “Ызандашлар” инде яхшы белә.

Очрашуда “Ызандашлар”ның гимнын булдырырга, көзгә иң яхшы дип табылган әсәрләрдән җыентык тупларга, дигән бурыч куеп таралыштык. Әлеге эшләргә кураторларны – Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын да җәлеп итәргә дип сөйләштек”, — диде Зиннур Тимергалиев.

Җанлы очрашуның ни дәрәҗәдә кирәклеген дә аңлатты якшәмбе көнне узган җыен. Әле шул көн белән яшәп-ятыш…

Сүрия МИНГАТИНА, Әтнә таңы


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение