События

Мортазиннар «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» фестиваль-бәйгесеннән җиңү яулап кайтты 07.06.2017

Мортазиннар «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» фестиваль-бәйгесеннән җиңү яулап кайтты

30 май – 2 июньдә Ульяновскида «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» V округ фестиваль — бәйгесе үтте. Анда Чувашия, Мордовия, Башкортостан, Оренбург, Удмуртия, Түбән Новгород, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 14 гаилә катнашты. Татарстан Республикасы данын Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мортазина Зилә Азат кызы гаиләсе яклады.

Театральләштерелгән күренеш белән уңышлы чыгыш ясап, Мортазиннар «Гаилә эше» номинациясендә җиңү яулады. Әлеге җиңүгә сәнгать мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшләре дә үз өлешен кертте. Гаилә диплом, истәлекле бүләкләр һәм татлы призларга лаек булды. Жюри рәисе Владислав Третьяк Мортазиннарның уллары Камил һәм Рүзәлгә махсус бүләк – хоккей таяклары тапшырды.

Мортазиннар гаиләсен җиңүләре белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез!

  


http://arskmedia.ru/2017/06/07/mortazinnar-v-okrug-festival-baygesennan-i-yaulap-kayttyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение