События

Арчаның 9 нчы балалар бакчасында өч тел өйрәнәләр 09.06.2017

Арчаның 9 нчы балалар бакчасында өч тел өйрәнәләр

Арча станциясендәге 9 нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз теленә яшьтән өйрәтү” программасын тормышка ашыру максатында ачык дәрес узды.

Сәгатьтән артык ваыкт эчендә балалар өч телдә иркен аралашуларын, ниләргә сәләтле икәнен гомуми күренешләр белән ачып биреп тә бетерде сыман.

Районда укучыларны өч телдә (татар, рус, инглиз) дә иркен аралашырга өйрәтү турында район башлыгы Илшат Нуриев бик еш искәртә, балаларны чит илдә яшәүче яшьтәшләре белән аралаштыру турында да еш әйтә. Менә шушылар, чит телне өч яшьтән өйрәнеп үскән буын, әлбәттә бу уй-ниятлрне тормышка ашырыр. Чөнки заман  көннән кән үзгәрә, мөмкинлекләр ачыла. Бәйрәмгә кунак булып килеп, дәресне, балаларның чыгышын күзәткән район башлыгы өчен күңелле күренешләр булды бу.

Балалар тәрбиячеләре Альбина Минһаҗева белән бергәләп кунакларны ишегалдыннан ук каршы алды. Монда урнашкан “фермаларда” алар зоопарктагы, фермадагы хайван-җәнлекләрнең исемен табышмак ярдәмендә инглиз телендә чиште.

Бакчада берничә төркемнең шөгыльләрен күзәтергә туры килде. Һәммәсенәдә балаларга өч телдә дә аңлатмалар бирелә, тәрбиячеләрнең сорауларына да ул сораган телдә җавап бирәләр. Хәтта, татарча сораганга инглизчә җавап бирүләр булды. Хәтта әкиятләрне дә өч телдә сөйләргә тырыша икән тәрбиячеләр. Балалар тарафыннан сәхнәләштерелгән “Көлсылу” әкияте, мәсәлән, тулаем инглиз телендә барды (инглиз теле укытучысы Гөлназ Гыйләҗева). Чатнатып сөйләшәләр! Никадәр хезмәт, тырышлык салынган!

Бакчада 350 дән артык бала йөри, алар белән 39 педагог шөгыльләнә. “Тәрбиячеләрнең сигезе югары белемле инглиз теле укытучысы. Алар мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләү өчен махсус югары белем дә алды. Ләкин беренче алган белемнәре дә файдалы булсын өчен бакчада инглиз телен тирәнтен өйрәтергә уйладык. Махсус инглиз теле укытучысы биргән белемнән тыш тәрбиячеләргә үзләренең дәресен дә өч телдә аңлатуны максат иттек”, — ди бакча мөдире Эльвира Мостафина. Мөдир үзе шактый еллар педагогия көллиятендә чит тел укыткан педагог, инглиз телен өйрәнергә теләгән тәрбиячеләр өчен консультацияләр оештырып, аларга да өйрәткән. Хәзер бу телне махсус программа итеп укыту өчен лицензия артыннан йөриләр.

Биредә эшләүчеләрнең уңышлары, балаларының сәләте турында еш ишетергә туры килә. Быел тәрбияче Гүзәлия Хәйретдинова “Ел тәрбиячесе” зона этабында чыгыш ясап уңышка ирешкән иде. Ачык дәрестә ул “Шәүләләр театры” проекты белән белән мастер-класс күрсәтте. Бу өлкә яңалык булмаса да, балалар өчен ул бик яратып кабул ителә. Гүзәлиянең геройлары пәрдә артында шулай ук татар, рус халык әкиятләрен үз телләрендә генә түге, чит телдә дә ишеттерергә сәләтле. Балалары да өч яшьтән өч телне өйрәнә башлый. Гүзәлия Хәйретдинова идеясы белән бакчага хатха-йога белән шөгыльләнү кертелгән. “Хатха-йоганы, инглиз теле кебекһәрдңаим түгел, ә режим моментларда кулланабыз”, — ди тәрбияче.

Татар теле тәрбиячесе Айгөл Котдусова да башка милләт балалары өчен “чит тел укытучысы”. Бүген ул тәрбияләгән балалар тарафыннан Тукай әкиятләре буенча куелган әдәплелек дәресендә чит милләт балаларының чатнатып шагыйрь телендә сөйләшүе, шигырь сөйләве, җырлавын күрү дә горурлану хисләре уятты. Илшат Нуриев дәрестән канәгать калуын, балаларның чыгышына соклануын  яшермәде. Бакчага 15 мең сумлык сертификат бүләк итте башлык һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаевка: «Мондый дәресләрне һәр бакчада оештырырга кирәк”, — дигән фикер әйтте. “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла”, дигәндәй, биредә Арча балалар бакчалары мөдирләре дә катнашты, алар да колагына киртләп куйгандыр. Бүген күргәннәрдән чыгып, татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел дигән халык мәкаленә инглизчә дә дип өстисе килә. Бусы — замана таләбе.

Розалия Зиннәтова





http://arskmedia.ru/2017/06/08/archanyi-9-nchyi-balalar-bakchasyinda-ch-tel-yranalar-foto-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение